Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район суды хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре тапшырылды

Шушы көннәрдә район суды хезмәткәрләре Альбина Фәйзуллина, Ландыш Габдеракыйпова, Людмила Габдрахманова, Юлия Кочуроваларга тантаналы төстә РФ Югары Суды Суд департаментының II дәрәҗә «Аеруча тырышлык өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды. Мондый бүләк Россия Федерациясендә суд системасы үсешенә зур өлеш керткән, суд эшчәнлеген ныгыту һәм камилләштерүгә күпкырлы ярдәм иткән кешеләргә бирелә. Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы...

Шушы көннәрдә район суды хезмәткәрләре Альбина Фәйзуллина, Ландыш Габдеракыйпова, Людмила Габдрахманова, Юлия Кочуроваларга тантаналы төстә РФ Югары Суды Суд департаментының II дәрәҗә «Аеруча тырышлык өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды. Мондый бүләк Россия Федерациясендә суд системасы үсешенә зур өлеш керткән, суд эшчәнлеген ныгыту һәм камилләштерүгә күпкырлы ярдәм иткән кешеләргә бирелә. Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы район судында озак еллар эшли, эш стажлары 14 тән алып 20 елга җитә. Бүләкләнү вакытында район суды рәисе Радик Зиннәтов суд эшенең төгәл башкарылуы һәр хезмәткәрнең үзенә тапшырылган вазыйфага җаваплы каравы нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте, рәхмәтләрен җиткерде. Аз составлы булуына карамастан, Тукай район суды эшләр күп карала торган судлар рәтенә керә, бу үзенчәлек зур шәһәрнең якынлыгы белән дә аңлатыла. Зур булмаган шушы коллектив аша елына 7,5 мең эш үтә. Бу җинаять, кеше хокуклары һәм ирекләрен саклау, милеккә хокукларны билгеләү, административ хокук бозулар белән бәйле эшләр, хөкем залларында көн саен язмышлар хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев