Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.
2. «Тукай муниципаль районы контроль исәп палатасы»ның 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.
3. 2014 елда Татарстан Республикасында, шул исәптән Тукай районында кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
4. ТР Тукай муниципаль районының Иҗтимагый советы турындагы положениене раслау хакында.
5. Тукай район Советының 2011 елның 14 сентябрендә расланган 6/6 санлы «Тукай районында муниципаль милектән файдалану һәм аның белән идарә итү турындагы положение»сенә үзгәрешләр кертү турында.
6. Тукай муниципаль район Советының 2014 елның 20 ноябрендә кабул ителгән «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр хакындагы мәгълүматларны тапшыру турындагы Положениене раслау турында»гы 33/3 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. Тукай муниципаль район Советының 2014 елның 20 ноябрендә кабул ителгән «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр хакындагы мәгълүматларны тапшыру турындагы Положениене раслау турында»гы 33/4 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
8. Аерым категория затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру тәртибе һәм әлеге мәгълүматлары бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чараларында бастыруга бирү.
9. ТР Тукай муниципаль районының төзелеш проектларының җирле нормативларын раслау турында.
10. Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнары тәкъдим итүче муниципаль хезмәтләрнең исемлеген раслау турында.
11. Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү тәртибе турында.
12. Муниципаль унитар оешмалар һәм муниципаль учреждениеләр карамагындагы күчемсез һәм аерым кыйммәткә ия күчемле милекне сату һәм арендага бирү буенча килешүләрне раслау турындагы карарларны кабул итү тәртибе турында.
13. Тукай муниципаль район Советының даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
14. Тукай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе составына кандидат тәкъдим итү турында.
Депутатлар көн тәртибен карауга күчте. Беренче мәсьәлә буенча сүз Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары А. Шәйдуллинга бирелде. Өстәмә доклад белән Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделманова чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә буенча ТР Тукай муниципаль районы контроль исәп палатасы рәисе Н. Парамонычева чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары М. Сәхбиев чыгыш ясады. Каралган өченче мәсьәлә буенча ТР Тукай муниципаль районында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле җәмәгать ярдәмчесе Г. Хәйруллин чыгыш ясады. Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә буенча Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Э. Гәрәев хисап тотты. Бишенче мәсьәлә буенча сүз Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Сафинага бирелде. Алтынчы һәм җиденче мәсьәләләр буенча Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Р. Закировның чыгышы тыңланды. Сигезенче мәсьәлә буенча Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы З. Сәгыйтов чыгыш ясады. Тугызынчы мәсьәлә буенча Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Габдуллинаның чыгышы тыңланды. Көн тәртибенә куелган унынчы мәсьәлә буенча Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Волкова чыгыш ясады. Унберенче мәсьәлә буенча сүз Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы В. Насыйбуллинга бирелде. Уникенче мәсьәлә буенча Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Яруллин чыгыш ясады. Унөченче һәм ундүртенче мәсьәләләр буенча Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Л. Әхмәтова чыгыш ясады. Карарлар кабул ителде.
Шуның белән муниципаль район Советының утыз алтынчы утырышы үзенең эшен төгәлләде.
Нет комментариев