Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район медицина хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы тору өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыралар

Россия Президенты 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләгән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иң алга киткән медицина технологияләре дә бу авырулардан үлү очракларын 20 процентка гына киметергә сәләтле. 50-55 процент очракта кешенең сәламәтлеге аның яшәү рәвешенә бәйле. Сәламәтлеккә тискәре тәэсир итүче төп факторлар булып...

Россия Президенты 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләгән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иң алга киткән медицина технологияләре дә бу авырулардан үлү очракларын 20 процентка гына киметергә сәләтле. 50-55 процент очракта кешенең сәламәтлеге аның яшәү рәвешенә бәйле. Сәламәтлеккә тискәре тәэсир итүче төп факторлар булып стресс, тиешенчә тукланмау, тәмәке тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның җитмәве тора. Шулай ук тоз куллану күләмен контрольдә тоту мәҗбүри. Бер кешегә тәүлеклек норма 3 граммнан артмаска тиеш.

2014 елда Татарстанда үлемнәрнең 53 проценты кан әйләнеше системасы авыруларыннан килеп чыккан. 2015 елда сәламәтлек саклаучылар республикада гипертоник чирләр һәм атеросклерозны кисәтүне игътибар үзәгенә куя. Татарстанда нәкъ менә шушы авырудан 350 мең кеше интегә. Кан басымын һәрдаим үлчәп тору бик мөһим. Гипертония белән авыручыларга исә даруларны гомер буе кулланырга киңәш ителә. Ә йөрәк-кан авырулары килеп чыкмасын өчен тән авырлыгын, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен һәрвакыт күз уңында тоту кирәк. Физик активлыкны ныгыту өчен тиз-тиз атлап 40 минут эчендә көненә биш километр юл үтү файдалы.

Сәламәтлекне ныгыту, аны саклау һәрберебезнең кулыннан килә торган эш, дип белдерә район үзәк больницасының әйдәп баручы менеджеры Т. Шәмсетдинова. Бары тик бу турыда уйларга һәм аның өстендә эшли башларга гына кирәк. Беренче чиратта үз саулыгың турында үзең кайгырту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина медицина хезмәткәрләре