Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы рәхмәт белдерде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар, тантаналар гөрләп үтте. Хатирәләр яңарды. Сугыш ветераннары, яу кырында ятып калган авылдашлар, тыл ветераннары өр-яңадан барланды. Альбомнар эшләнде, стендлар ясалды һәм, әлбәттә, һәр авылда сугыш каһарманнарына куелган һәйкәлләр яңартылды, яңа исемнәр өстәлде. Кыскасы, ел буена район күләмендә Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан истә калырлык чаралар...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар, тантаналар гөрләп үтте. Хатирәләр яңарды. Сугыш ветераннары, яу кырында ятып калган авылдашлар, тыл ветераннары өр-яңадан барланды. Альбомнар эшләнде, стендлар ясалды һәм, әлбәттә, һәр авылда сугыш каһарманнарына куелган һәйкәлләр яңартылды, яңа исемнәр өстәлде. Кыскасы, ел буена район күләмендә Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан истә калырлык чаралар күп үткәрелде. 8-9 майда район авылларында митинглар, тантаналы кичәләр үткәрелде, концертлар куелды, һәм аларның эчтәлеге халыкның бөек батырлыгына багышланды. Шул уңайдан район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев район депутатларына, авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, бәйрәмгә матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде. Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тиешле югарылыкта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына