Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район балаларын, яшүсмерләрне конкурста катнашырга чакырабыз

Сиңа 10-17 яшьләр булса, үзеңнең язган хикәяләреңне яисә шигырьләреңне альманахларда күрәсең килсә, бүләккә электрон китап, ноутбук алырга теләсәң, «Глаголица» II республикакүләм бәйсез әдәби бәйгесендә катнашу - нәкъ синең өчен, кадерле дустыбыз.

Моның өчен glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлү үтәргә, соңыннан язган хикәягезне (шигырегезне) электрон почта аша җибәрергә кирәк. Эшләрне 14 сентябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Әле бу гына түгел: язган иҗат җимешләрегезне без «Якты юл» газетасында да бастырып барачакбыз. Шуның белән сез ике куянның койрыгын тотачаксыз! «Глаголица» бәйгесендә катнашучыларны күпсанлы бүләкләрдән тыш Татарстан Республикасының гына түгел, Россия Федерациясенең дә танылган язучылары, шагыйрьләре, сәяхәтчеләре белән кызыклы мастер-класслар көтә. Иң сәләтле, иң актив балаларга бәллүр ябалак сыннары, төрле кызыклы китаплар тапшырылачак. Катнашырга ашыгыгыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X