Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район балалары Мәскәүгә экскурсиягә барды

Россиянең мәдәни-танып белү маршрутларын өйрәнү кысаларында, 11-12 сентябрь көннәрендә районыбызның 20 укучы баласы һәм ике җитәкчесе - Әлфия Шәйдуллина белән Алсу Абзалова Россия башкаласында - Мәскәүдә сәяхәттә булып кайттылар. Шулай ук алар «Мәскәү өчен көрәш» дип аталган хәрби-патриотик маршрут буенча да йөреп чыктылар.

Мәскәүгә экскурсиягә барган балалар арасында сәләтлеләр, төрле олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр, ятимнәр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бар иде.

- «Мәскәү өчен көрәш» дип аталган экскурсия маршрутыбыз автобуста Мәскәү урамнары, аларның тарихы белән танышудан башланып китте. Балалар Мәскәүдә булган һәйкәлләр, сугыш вакытыннан ук калган биналар турында, каты бәрелешләр вакытында аларны ничек саклап калуларын белде, экскурсияне алып баручылардан кызыксынып, Мәскәүнең Кызыл мәйданында бара торган парадлар турында да тыңлады. Укучылар «Мосфильм» киностудиясендә булу бәхетенә дә иреште. Монда алар раритет машиналар, вафат булган хезмәттәшләре истәлегенә куелган обелиск, кораллар торган махсус урын белән танышты. Балалар «Бункер-42» дип аталган экскурсияне әле озак кына хәтерләреннән чыгара алмаслар. Әлеге бина 65 метрлыкта (ә ул 18 кат аска таба дигән сүз) урнашкан. Укучылар экскурсияне алып баручыларга кызыксындырган сорауларын бирде, экспонатларны карады. Бергәләшеп без Бөек Ватан сугышының үзәк музеена да кереп чыктык. Шау-гөр килеп Кремль буйлап йөрдек. Укучылар фотога төштеләр, тарихыбыз турында тулырак мәгълүмат алдылар, - дип хәбәр иттеләр безгә район мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев