Быел да сөендерде
Елдагыча, депутатыбыз Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин җирлегебездәге яшәүче барлык өлкәннәргә бик мул күчтәнәч әзерләде.
Бу бүләкләрне өйдән-өйгә таратып йөрү үзе бер күңелле бәйрәмгә әйләнде. Ни әйтсәң дә, һәр өйгә бәйрәм шатлыгын алып килү, гомерләре хезмәттә үткән ветераннарыбызны шулай сөендерү бер матур гадәткә әйләнде. Күчтәнәч керткән һәр өйдән депутатыбызга зур рәхмәтләр, изге теләкләр төяп чыктык. Өлкәннәрнең сөенечен, изге теләкләрен яраткан газетабыз аша җиткерергә булдык.
Роза Әбделмәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев