Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура мәктәп ашханәләрен тикшерәчәк. Район башлыгы ата-аналарны да бу эштә актив катнашырга чакырды

Үзебезнең районда үстерелә торган «Чаллы яшелчәсе» кәбестәсе Яр Чаллы, Алабуга, Менделевск мәктәпләре ашханәләренә озатыла.

Ә район мәктәпләренә бу төр яшелчә читтән китерелә. Ул продукциянең сыйфаты яхшырак булса бер хәл әле.
- Мәктәп ашханәсенә түбән сыйфатлы азык-төлек китерелү турында хәбәрләр бар. Тендер, конкурслар аша үткән бар тәэминатчы да югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә дигән сүз түгел. Үзебездә җитештерелгәне югары сыйфатлырак булуы көн кебек. Балалар сәламәтлеге өчен без турыдан-туры җаваплы. Мәктәп ашханәләрен шушы җирлектә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү юлларын эзләргә кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев атналык киңәшмәдә.
Район прокуратурасы әлеге җәһәттән мәктәп ашханәләрендә тикшерүләр үткәрәчәк. Район башлыгы бу мәсьәләдә ата-аналар комитетларын актив катнашырга чакырды. Балаларны сыйфатсыз азык белән тукландыру очраклары булса алар прокуратурага турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Бу мәсьәләне тикшерү район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтовага йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев