Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Программада катнашсаң, киләчәк пенсияң арта

"Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын тулыландыруда дәүләт ярдәме турында"гы федераль закон (№56, 30 апрель, 2008 ел) нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. Бу киләчәк пенсияләрнең күләмен арттырырга ярдәм итә. Татарстан Республикасында программа эшли башлаганнан бирле анда 169,8 мең кеше катнашты,...

"Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын тулыландыруда дәүләт ярдәме турында"гы федераль закон (№56, 30 апрель, 2008 ел) нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. Бу киләчәк пенсияләрнең күләмен арттырырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасында программа эшли башлаганнан бирле анда 169,8 мең кеше катнашты, бу республикада яшәүчеләрнең 4,4 проценты дигән сүз. Программаны тормышка ашыруга ике елда дәүләт 193,1 млн сум акча күчте.
Программаның социаль әһәмияте зур. Халыкның, аеруча яшьләрнең әлеге программага җитди каравы мөһим. Киләчәк пенсиянең күләмен арттыру үзебездән дә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия