Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президентның ниләр сөйләгәнен дә, райондагы төзелешләр хакында да, хатларны да, хикәяләрне дә кызыксынып укыйбыз, диләр Бордыда

«Бер урамга бер кул чанасы тутырып газета-журнал тараткан чаклар бар иде дә бит, хәзер андый заманнар үтте. Шулай да халык район газетасын яздырырга тырыша инде. Бөтен яңалыклар шунда бит. Белдерүләрне дә шуннан карыйбыз, кемнең туган көне икәнен дә газетадан беләбез», - дип сөйләп киттеләр Борды авылы почта бүлегенә килеп кергән...

«Ә болай, саннар гадәттәгечә һәр кампаниядә бер тирәдә тирбәлә, - дип аңлатып үтә почта бүлекчәсе башлыгы Анастасия Тимофеева. - Бер яздырган кешеләр бәя артса да языла инде. Алар газетага күнеккән, ансыз нидер җитмәгән кебек, диләр. Әле яңа гына Җәйләүдән ике кеше кереп, җомга санына булса да язылыйк дип, акчаларын түләп чыгып киттеләр. «Якты юл» һәм «Светлый путь» икесе бергә шулай итеп өч авылга 100гә якын җыелды. Ветераннарга һәм инвалидларга яздырырга «Азык-төлек корпорациясе» дә бераз ярдәм итте», - ди бүлекчә башлыгы.

«Чыга башлаганнан бирле газетаны алдырдык. Пенсияне биреп торсалар, туктатмабыз инде, - дип сүзгә кушыла коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дип почтага килгән Мария Головина. - Без, өйдә утырган кеше, район хәлләрен шуннан беләбез бит. Аннары, соңгы вакытта бик кызыклы хикәяләр бирә башладыгыз. Күршеләр белән дә кайвакыт шуларның геройлары турында гәпләшеп алабыз, киләсе саннардан тизрәк язмышларының дәвамын беләсе килә».

«Якты юл»дан булсынмы, башка газетаданмы - бакчачылыкка, медицинага кагылышлы һәм башка төр файдалы киңәшләрне, тәм-том пешерү серләренә өйрәткән язмаларны эзлибез, - дип дәвам итә Зинаида Буреева.

Тамара апа Кузьмина исә ел саен унлап газета-журнал алдырам, аларның һәрберсе ниндидер файдалы мәгълүмат бирә, ди.

«Бездә район газетасын озак еллар алдыручылар, вакытлы матбугатны күпләп яздыручылар байтак инде ул. Шуларның берсе - Энҗе Зарифуллина. Бик ярата газета укырга. Бәлки аның белән дә кереп сөйләшеп чыгарсыз, - диделәр безгә бүлекчәдә. Энҗе ханым, чыннан да, газета-журнал җене кагылганнарның берсе икән. «һәр елны уртача 2 мең сумлык матбугат яздырам. Интернетка кергәнем юк. Газетаны кулга тотып уку рәхәт миңа. Барлык темаларны да укыйм: балаларның кайда нинди ярышларда катнашканын да, нинди урыннар алганын да, Президентның ниләр сөйләгәнен дә, районның кайсы почмагында нинди төзелеш барганын да, хатларны да, хикәяләрне дә укыйм, сканвордлар да чишәм...

Районның барлык авыл җирлекләренә күз салганда, киләсе ярты елда җирле басманы иң күбе «Татарстан» совхозы поселогында укыячаклар. 24 июньгә районара почта бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3300ләп яздыручының 400дән артыгы шунда. Теләнче Тамак җирлегендә яшәүчеләр бу исемлектә икенче урында. Анда 228 гаилә «Якты юл» һәм «Светлый путь»ны алачак. Шулай ук Яңа поселогында (190), Иске Абдул (181), Бәтке (179), Күзкәй (172), Кече Шилнә (165) җирлекләрендә язылучылар аз түгел. Ә менә Круглое Поледа (28), Иштирәктә (38), Комсомолецта (57) газета укуга алай исләре китмәгәнгә ошаган.

2015 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе әле 3 июльгә кадәр дәвам итә. Шулай булгач, бер атна вакыт бар дигән сүз. Почта бүлекчәләре әле сезне көтә. Бу кампаниянең безнең басма өчен тагын бер үзенчәлеге - быел җомга санына аерым язылырга да була. Ә язмаларның иң кызыклылары нәкъ менә 20 битле булып чыга торган шул санда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев