Президент Фаил Камаевка рәхмәт әйтте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән чираттагы республика видеокиңәшмәсендә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул районның икътисадый үсешенә, бу юнәлештә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең өлешенә тукталды. Президент районның бу өлкәдәге эшчәнлеген югары бәяләде, Фаил Мисбаховичка рәхмәтен белдерде.
Чыгышта җитәкчелекне һәм эшмәкәрләрне борчыган эре проблемалар күтәрелде. Күп җитештерүчеләр әзер продукцияне сатуда кыенлыклар кичерә. Рөстәм Миңнеханов бу нисбәттән һәр эшмәкәргә якын килергә, ярдәм итәргә чакырды. Аерым алганда, аларга электрон биржалар, ГИСУ хезмәтләре белән эшләүдә булышырга кирәк. Тагын бер уңай күренеш – Президент суд приставларын Чаллы белән кушу бурычын куйды. Моңарчы Тукай районы Менделеевскига карый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев