Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга эшлекле сәфәрендә Ш. Усманов урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә дә тукталды. Аны биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Ш. Усманов урамында, шулай ук Сарман трактында, "Октябрьское" ААҖ мәйданчыгында һәм Камал бульварында үткән ярминкәләрдә кош һәм терлек ите, балык, тутырма,...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга эшлекле сәфәрендә Ш. Усманов урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә дә тукталды. Аны биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Ш. Усманов урамында, шулай ук Сарман трактында, "Октябрьское" ААҖ мәйданчыгында һәм Камал бульварында үткән ярминкәләрдә кош һәм терлек ите, балык, тутырма, бал, кәсепчелек эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш кебек авыл хуҗалыгы продуктларын базардагыга караганда түбәнрәк бәядән сатып алырга була иде.
Ярминкәләрдә Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Менделеевск һ.б. районнар белән берлектә безнең район җитештерүчеләре дә актив катнашып килә. Мәсәлән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу ялларда Сарман трактына гына да 73 машина чыкты, җитештерүчеләр барысы 10 млн 548 мең сумлык 87 тонна товар сатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев