Якты юл
  • Рус Тат
  • Полиция хезмәткәрләре ярышты

    Яр Чаллы шәһәрендә Ватаннны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән "Ягез әле, егетләр!" спорт уеннарында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

    Эчке эшләр органнары ветераннары, Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, "Мәрхәмәт" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чаңгыда шуу, бау тарту, гер ату, футбол һ.б. буенча ярыштылар.
    Пневматик пистолеттан мишеньгә атуда көч сынашкан ветераннар советлары рәисләре арасыннан безнең район буенча Сергей Морозов беренчелекне алды.
    Бау тарту буенча безнекеләр беренче, герне ераклыкка ату буенча икенче урынны алдылар. Гомуми исәп буенча район командасы икенче урынны яулады, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Руслан КАШАПОВ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: