«Почта сугыш вакытында да эшләгән!»
Районда халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагысы Биклән авыл җирлегендә узды. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев тулы зал алдында җирлекнең социаль-икътисадый үсеше турында хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Биклән авыл җирлеге-нә Биклән, Бакчасарай, Никошновка, Кызыл Юл авыллары керә, барлыгы 761 хуҗалык, 1700 кеше исәпләнә.
Авыл җирлеге башлыгы үз чыгышында үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләргә аерата басым ясады. Аның белдерүенчә, 2020 елда барлыгы 572 мең 800 сум үзара салым акчасы җыелган, дәүләт субсидияләвеннән соң җирлек бюджетына 2 млн 864 мең сум акча кергән. Бу суммалар хисабына Кызыл Юл авылы эчендәге юлларга вак таш түшәлгән, Бакчасарай белән Бикләндә зират коймалары яңартылган. Шулай ук Бикләндә асфальт-бетон юллар ресонтланган, чишмә төзекләндерелгән.
Быелгы үзара салым акчасына Бикләндә мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтә торган урамда, авыл башыннан спорт мәйданчыгына кадәр илтә торган тротуарлар салу планлаштырылган. Чкалов һәм Әхмәтшин урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күперен төзекләндерү, тротуар төзү һәм яктырткычлар урнаштыру планга кертелгән. Мәләкәс ягыннан авылга керү юлының күпердән Чкалов урамына кадәрге өлешен яктырту көтелә. Молодежная урамындагы юлларга вак таш түшәү, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру планга куелган. Шулай ук Бакчасарайда балалар мәйданчыгы урнаштыру, авыл чишмәсен төзекләндерү, ә Кызыл Юлда урамнарга вак таш салу ниятләнә.
Башкарыласы эшләр-дән иң эре проект – 2021-2023 елларда 1030 участокка газ үткәрү. Әлеге проектка Биклән авыл җирлегенең киңәйтелгән территориясе һәм күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән участоклар керә.
Җыенда катнашучылар җитәкчеләргә үзләрен борчый торган сорауларны да бирделәр. Шундый көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – Бикләндә почта бүлекчәсе эшләмәү. Бу проблеманы Рәзинә Сәетгәрәева күтәреп чыкты.
– Без районда чыга торган бердәнбер газета «Якты юл»га язылабыз. Ләкин ул безгә килми, чөнки почта бүлекчәсе эшләми. Почтальоннарның хезмәт хакы бик түбән, шуңа күрә бер кеше дә эшкә урнашмый. Нинди хәл ителмәслек проблема булды инде бу? Адәм көлкесе бит. Почталар сугыш вакытында да эшләгән, газеталар, хатлар үз вакытында таратылган, ә без бүген район газетасын алып укый алмыйбыз, – дип дулкынланып сөйләде ул.
Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы «Россия почтасы»ның Яр Чаллы бүлеге башлыгы Тимофей Долголевка мөрәҗәгать итте, район газетасының вакытында таралуын тәэмин итүен сорады:
– Бүгенгә безнең райондагы төп мәгълүмат чарасы – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы. Киләчәктә Тукай районының радиосын булдыру планы бар, чөнки бер генә мәгълүмат ресурсы район халкы өчен җитәрлек дип әйтеп булмый. Ләкин әлегә, нәкъ менә бүгенге көндә, газеталарның таралуын тәртипкә салу таләп ителә.
– Почта хезмәткәр-ләренең хезмәт хакы артты: бүлек башлыгыныкы 22 мең сумга җитте, почтальоннарныкы хәзер 14,5 мең сум булды, – дип хәбәр итте Тимофей Долголев.
Ә Фаил Камаев почта бүлегендә эшләрлек кешене авылдан эзләргә киңәш итте, җирлек башлыгына бу мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итәргә кушты.
Җыенга килгән Фирия Гарипова Биклән авылы клубының торышы өчен борчыла.
– 1964 елда төзелгән бина инде ул, ямьсез, караңгы. Кайбер авылларда терлекчелек комплекслары да безнең клубтан яктырак. Яңа клуб төзеп булмый микәнни соң? Бу мәсьәләдә безгә район хакимияте ярдәм итә аладыр бит? – дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте ул.
Шушы җирлектә яшәүче Рузалия Миннегалиева фельдшерлык-акушерлык пунктының урнашкан урыныннан канәгать түгеллеген белдерде:
– Анда машина куярга урын юк. Коляска белән барып җитүе бик уңайсыз, – дип зарланды ул. – Бинага ремонт үткәрелгәнгә 21 ел инде. Хәзер бит заманча модульле ФАПлар төзеп куялар, безгә дә шундый социаль объект кирәк, – дип җитәкчеләргә гозерен белдерде.
ФАП турындагы мәсьәлә буенча уңай карар кабул ителде. Район башлыгы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы башлыгы Илмир Яппаровка ФАП өчен урын билгеләргә кушты. Клубка килгәндә, аны төзекләндерү яңаны төзүгә караганда да кыйммәтрәккә төшәчәк, шуңа күрә ремонт турында сүз бармый. «Биклән авылында мәдәният йорты салуны дәүләт программасына кертү өчен заявка булдыру эшен алып барачакбыз. Уңай нәтиҗәгә ирешкәндә, төзелеш 2022 елда оештырылачак», – диде Фаил Камаев.
/ Фәнис Ихсанов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев