Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Питрау” коллективы Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты (фото)

23 нән 25 сентябрьга кадәр Мари Эл республикасының "Каменная речка" санаториендә Бөтенроссия "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале үтте. Татарстаннан бары 3 коллектив катнашты : Чирмешәннән "Умырзая", Балтачтан "Орчык" һәм Тукай районыннан "Питрау". 19 регионнан 50 гә якын коллектив чыгыш ясады бу фестивальдә. Күлмәк, алъяпкыч, калфак, яулыкнын ниндие генә...

23 нән 25 сентябрьга кадәр Мари Эл республикасының "Каменная речка" санаториендә Бөтенроссия "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале үтте. Татарстаннан бары 3 коллектив катнашты : Чирмешәннән "Умырзая", Балтачтан "Орчык" һәм Тукай районыннан "Питрау". 19 регионнан 50 гә якын коллектив чыгыш ясады бу фестивальдә.

Күлмәк, алъяпкыч, калфак, яулыкнын ниндие генә юк иде анда! Татар теленең дә нинди күп төрле диалекты бар икән, дип, шакккатып кайттык. Шул 3 көн эчендә коллективның кызлары, малайлары Томәннән, Удмуртиядән, Омскидан, Мари Элдан килгән балалар белэн танышты, элеккеге Ашык (атнын тояк өсте сөяге) уенын уйнарга өйрәнде. Үзебезнең Мусабай Завод егете Ильмир оештырган кичке уенда катнашты. Конкурс программасында яхшы чыгыш ясап, гала концертка үтте. Коллектив җитәкчеләре өчен мастер-класслар үткәрелде.

25 сентябрь көнне Йошкар Оланың драма театры бинасында гала-концерт булды. Безнең коллектив 2нче дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды, дип хәбәр итә Мәләкәс мәдәният йорты директоры Л.Н. Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев