Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрау җитте

12 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада "Борды" фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Елена Чулакова "Питрау чибәре" конкурсында катнашырга җыена. Елена Яр Чаллы педагогия колледжының музыка факультетында белем ала, быел ул өченче курсны тәмамлады. Шул ук көнне кич...

12 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада "Борды" фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Елена Чулакова "Питрау чибәре" конкурсында катнашырга җыена. Елена Яр Чаллы педагогия колледжының музыка факультетында белем ала, быел ул өченче курсны тәмамлады.

Реклама

Шул ук көнне кич белән районның Мәләкәс авылында да зурлап Питрау бәйрәме үткәрелә. Сәгать 6да җиккән атларда урманга барып үләннәр җыю йоласы тәкъдим ителәчәк. Кичке 8 тулгач чараның рәсми өлеше башлана. Халыкка бәйрәм йолалары тәкъдим ителәчәк, авылның фольклор ансамбле, үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, уеннар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау

2
X