Пионерга да, комсомолга да алмадылар
- Ул каһәрле, репрессия елларын үз башыбыздан кичергәч, берәүгә дә күрергә язмасын, - дип каршылады безне Калмия авылының репрессия корбаны кызы Саҗидә Хәсән кызы Асылмәрдәнова.
Әнисе Миннениса сөйләгәннәреннән хәтерләп, ул һичбер нахакка дүрт бала атасы, «Кызыл йолдыз» колхозының алдынгы ат караучысы, әтисе Хәсәнне һәм бер төркем арысландай таза ир-атларны, имештер, советларга каршы милли оешма әгъзасы буларак төрле корткычлык эшләре алып баруда гаепләп кулга алуларын белә. Хәсәнне колхоз идарәсе каршындагы машина әрҗәсенә мылтык түтәсе белән этә-төртә утыртып, Минзәлә төрмәсенә, аннары Казанга озаталар.
Өйдә елашып дүрт бала кала.
- Миңа ул чакта нибары бер яшь. Мәктәпкә укырга кергәч, «халык дошманы» баласы буларак, укытучы һәм сыйныфташларымның никадәрле кимсетүле, мәсхәрәле карашларын үз җилкәмдә татыдым. Бу ясалма дошманлыкны гомер буе онытасым юк. Күршедәге классташ кызларның муенына кызыл галстук бәйләгәндә, миңа «халык дошманы» кызы аңа лаек түгел дип, читләтүләре күңелемдә төзәлмәслек яра булып калды. Комсомол яшенә җиткәч, ленинчы яшьләр оешмасында торырга хакы юк дип, төрле ялалар ягарга тырышсалар да, яхшы билгеләренә укыгач, үзем район комсомол комитетына барып, комсомол сафына кереп, җәмәгать эшләренә кушыла башладым. Әтиебезне: «Син нинди корткычлык эшләре башкардың?» - дип, аркасын бритва йөзе белән сызгалап, ялган документларга кул куйдырганнарын, үзе белән бергә эшләгән ат караучының уйдырма әләкләрен дәлил итеп китерүләрен бер дә җиңә алмыйм, - ди Саҗидә Асылмәрдәнова.
1939 елның 16 июнендә Хәсән Мусинның җинаять эше туктатыла һәм ул тоткынлыктан азат ителә. Шул сәбәпле кызы Саҗидә дә балигъ булмаган көе әтисе тәрбиясеннән калып, сәяси эзәрлекләүгә дучар ителгән һәм соңыннан аклануы турында Татарстан Республикасы прокуратурасыннан белешмә алгач кына, үзен тулы хокуклы кеше итеп саный башлаган.
Әтисе Хәсән фин сугышында катнаша, аннан кайткач колхозда бригадир булып хезмәт итә. Ватан сугышына алына, Ленинград камалышында калып, хәрби разведчик булып хезмәт итә, 1942 елның 28 сентябрендә Ленинград фронтында һәлак була.
Хәсән һәм Минненисаның балалары үсеп җитә. Олы уллары Рәкыйп тракторчы һәм агроном булып туган авылында игеннәр үстерә. Кызганыч, алар инде сеңлесе Мәйсәрә белән ахирәткә күчкәннәр. Саҗидәнең Тәскирә апасы Бәткедә яши, лаеклы ялда.
Төп йортта бүген Рәкыйпнең улы Рәиф гаиләсе белән гомер итә.
Саҗидә ханым тормыш иптәше Ягъфәр белән тыныч тормышка шөкер кылып яшиләр. Тик Ягъфәрнең инсульт белән чирләп урын өстендә ятуы уңайсызлык тудырса да, Саҗидәнең яхшы тәрбияләве һәм догалары белән тормыш итеп ятулары. Саҗидә белән ире алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның бар теләкләре: нахакка Сталин эзәрлекләүләре кебек кешеләрне төрмәләрдә, сөргеннәрдә тотып, гомерләрен вакытсыз өзмәсеннәр, кешеләр тыныч тормышта яшәп, бер-берсе белән дус-тату яшәсеннәр, иҗат итсеннәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев