Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пингвин фермасы

«Ата саран» хуҗалыгы җитәкчесе Сабирның миен көне-төне мең төрле уй боргалый. Ничек итеп хуҗалыкны алдынгы итәргә, ничек итеп үзләренең Чикмән авылын бөтен районга танытырга? Әнә күрше Бәләкәч авылында дуңгыз асрап алга киттеләр. Китми ни, анда бит шул эшне белгән осталар яши. Керәшеннәр белән ярышып булмас. Бүрекле авылында яшелчә-ашлык үстереп дан казаналар. Ни белән генә шаккатырырга соң, ничек кенә алдынгылар рәтенә басарга? Сабир бер торды, бер ятты. Фермада сыерлар бик ябык, ни сөтләре юк, ни иткә ярамыйлар. Узган кыш салкында, комиссия килә дигәч, барысын бастырып, щетка белән кырып югач чирләп калганнар иде, быел һаман терелә алмыйлар бахырлар. Җитмәсә, җәе дә эссе булды.

– Мунча ягып карыйк, бәлкем ләүкәдә башыңа берәр юньле уй килер, – хатынының әйткән сүзләре аны сискәндереп җибәрде. – Әнә, бөтен галимнәр мунча кергәндә ясыйлар икән ачышларны, композиторлар чабынганда яңа музыка иҗат итәләр икән. Бәлкем сиңа да ярдәм итәр.
Сабирга шул җитә калды, шалт итеп сикереп торды да мунча ягына чапты.
Әй, чабына бахыр, әй, чабына – юк, килми генә шәп идея. 
Мунча идәненә төшкән сабынга ялгыш басуы булды... Ба-ах!.. Аңын югалтып егылды ул. Уянып китсә, баш тишелгән, бөтен сөякләре авырта. Әмма бер дә кайгырмады ул, чөнки башына әйбәт идея килде! Телевизордан пингвиннарның бозда таеп егылганын күргән иде, шул искә төште. Тапты – пингвиннар фермасы ачачак! Ишеткәне бар, пингвинның мае бик шәп икән, дарулар да ясыйлар, ите дөньяның иң яхшы рестораннарында гына! Ә мамыгы, анысы тагы да кыйммәтрәк бугай. Йомыркаларының берсе-берсе сарык башы чаклы. Печән кирәкми, су гына булсын.
Икенче көнне «Ата саран» хуҗалыгы җитәкчелеге бөтен белгечләрне мөһим киңәшмәгә җыйды. Сүз авылда пингвин үрчетү фермасы ачу турында иде.
– Җитте, туйдык районда артта сөйрәлергә, беркемдә дә, беркайда да булмаган ферма ачабыз. Пингвиннар үрчетә башлыйбыз, аның файдасын инде исәпләп чыгардым, – дип башлады сүзен Сабир Сагызович. – Бөтен акчаны җыеп Антарктидадан иң эре нәселле пингвиннарны кайтарабыз. Печән-салам кирәкми, мәшәкатьләре аз.
– Аларны кайда тотабыз? – дип кычкырды зоотехник Шәкүр.
– Кайда, кайда... Сыерларны иткә җибәрәбез дә, шулар абзарында.
– Нәрсә ашыйлар соң алар?
– Авыл янында өч күл бар, шунда балык үрчетәбез. Син зоотехник алдында зур бурыч тора. Пингвиннарны безнең шартларга яраклаштырып, үлән яки силос ашарга өйрәтергә кирәк. Аннан соң тиз арада зур-зур бассейннар да төзербез.
– Кыш көне түзәрләр дә, ә җәйге эсседә алар пешеп үлмәсләрме?
– Ә-ә-ә, безнең ветеринарга да җан керде, менә монысы инде синең эш, табыш алганчы суыткычыңны абзарга китереп торасың инде. Акча кергәч коровникка суыту җайланмалары сатып алырбыз.
– Сабир Сагызович, әллә казлар гына алыйк микән? Шул пингвиннардан ким түгел инде алар?
– Сез нәрсә, шундый шәп бизнес-проектны юкка чыгарасыз? Әнә анда Казан янында берәүләр тәвә кошы фермасы ачып баеп беткәннәр. Страусларны карарга күпме турист килә. Бездә дә шулай булачак, пингвиннарны әле прокатка да биреп торачакбыз. Менә шул чагында Чикмән авылының даны ерак китәр, хәтта өйрәнергә Әрмәнстаннан да киләчәкләр.
Җыелышта хуҗалык җитәкчесенә беркем дә каршы килмәде. Барысы да авыр сулап таралыштылар.
Сабир хуҗа интернетка кереп чумды, ул пингвин сатучыларны эзләде. Тик бары бер генә игъланга тап булды ул, Австралиядә зоопаркта картайган ике пингвинны саталар икән. Антарктидадан заказ белән ун-егерме пингвинны кайтарып булмас микән? Тәвә кошын кайтарганнар бит әле.
Пингвин фермасы хакындагы хәбәр көне-сәгате белән бөтен дәньяга таралып өлгерде. Икенче көнне Чикмән авылына Мәскәүдән, Казаннан, Чаллыдан журналистлар, телевизорга төшерүчеләр, блогерлар килеп тулды. Барысына да сенсация кирәк. Сагызовичның өйдән чыкканын көтеп утыралар урамда. Чыкты ул. Районнан комиссия килеп төшкәч. Чирле сыерларны күреп протокол төзеделәр, мал азыгы юклыкка шаккаттылар.
– Ә син пингвин үрчетәм дисең, бөтен малың үләксә.
Кикриге шиңде Сабирның, барып чыкмады эше, ә идея шәп иде!
Шуннан аңа Пингвин дигән кушамат тагылып калды.  Хәзер аны күрсәләр урамда олысы да, кечесе дә: «Әнә пингвин килә», – дип кенә кычкыралар. Әйе, үзе дә өтәләнгән пигвинга охшап калды шул. 

/ Николай Туганов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев