Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәләр

Министрлар Кабинеты депутатларга иң кырыс вариантны тәкъдим итә: ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь.

Россия хөкүмәте пәнҗешәмбе, 14 июнь көнне, пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәчәк. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән, “Ведомости” яза.

Министрлар Кабинеты депутатларга иң кырыс вариантны тәкъдим итә: ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь, дип әйткән басманың чыганагы.

Россия Финанс министрлыгы сценарие буенча, Хөкүмәт пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тиеш. Россия Федераль Җыены түбән палатасында фикер алышу барышында ташламалар билгеләнәчәк, дип сөйләгән чыганак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X