Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Печәнгә ут капкан

Соңгы 10 көн эчендә Тукай районы территориясендә 4 янгын очрагы теркәлгән. 2 янгын «Нектар» һәм «Транспортник» бакчачылык ширкәтләрендә булды.

Ике очракта да мунча корылмасы тулысынча янып беткән. Сәбәбе – мич торбасының төзек булмавы. Ә «Усадьба» ширкәтендә ут идарә бинасын юк иткән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
12 август көнне «Гигант» хуҗалыгында иртәнге сәгать 4тә складта сакланучы печән төргәкләре яна башлый. Нәтиҗәдә 200 печән төргәге тулысынча янып бетә, склад үзе дә зыян күрә. Янгынның сәбәбе төргәкләрнең үзеннән-үзе янып китүе дип билгеләнә. Барлык 4 очракта да зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев