Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Патриот» сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар

Кнәз мәдәният йорты бинасында урнашкан «Патриот» сугышчан дан музеена башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар экскурсиягә килделәр. Аларга Кнәз авыл халкының сугыш чорында фронтка ничек булышлык күрсәтүләрен, тракторчы хатыннарның авыр елларда чәчү, сөрү һәм тырмалау эшләрен алып баруларын, шулай ук Әфганстан, Чечняда каһарманнарча вафат булган геройлар турында сөйләп киттеләр. Балалар каhарманнарның...

Кнәз мәдәният йорты бинасында урнашкан «Патриот» сугышчан дан музеена башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар экскурсиягә килделәр. Аларга Кнәз авыл халкының сугыш чорында фронтка ничек булышлык күрсәтүләрен, тракторчы хатыннарның авыр елларда чәчү, сөрү һәм тырмалау эшләрен алып баруларын, шулай ук Әфганстан, Чечняда каһарманнарча вафат булган геройлар турында сөйләп киттеләр. Балалар каhарманнарның фотосурәтләре, орденнары, медальләре, солдатлар ашаган савыт-сабалар, сугыш чорында кулланылган граната һәм корал төрләре белән таныштылар.

Мондый төр музейларга бару балаларда туган ил турындагы белемнәрен баета, Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштыра, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев