Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Өйдә боегып утырмыйбыз

Коронавирус безнең планнарны үзгәртте дә куйды: барлык мәдәни һәм спорт чаралары туктатылды, укучыларның да каникуллары озын булды, хәзер гаилә белән өйдә утырабыз. Мәҗбүри үзизоляция эшсезлек өчен сәбәп түгел. Хәтта шушындый шартларда да вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә була. Әниләр шул турыда сөйли.

Миләүшә: «Балконда һава сулыйбыз, кул эшләре ясыйбыз»

Улым бик кечкенә әле минем, бер яшь тә юк. Ә кызыма җиде яшь, мәктәптә укый. Уку елы башыннан ук ул онлайн-түгәрәкләрдә шөгыльләнде, менталь арифметика, инглиз теле өйрәнде. Карантин бу түгәрәкләргә зыян китермәде, өйрәнүләр дәвам итә. Язгы каникулга кадәр кызым рәсем түгәрәгенә дә йөри иде, бүген укытучы аны да онлайн үткәрә башлады. Бик тә уңайлы: укытучы интернет-платформа ярдәмендә теманы аңлата, нәрсә эшләргә икәнен күрсәтә, балалар биремне эшли. Урамга чыгуларны балкон белән алмаштырдык. Ул безнең ачык тора. Улымны мин коляскага салам, кызым үзе киенеп чыга, 30-40 минут балконда торабыз. Анда үзебезгә төрле шөгыльләр уйлап табабыз. 
Балалар белән бергәләп без кул эшләнмәләре ясыйбыз. Үрнәкләрен гадәттә интернеттан алабыз. Мисал өчен, туалет кәгазеннән һәм карабодайдан кул эшләре ясау үрнәкләре күп. Ләкин мин үзем карабодай ярмасын уенчык итеп куллану ягында түгел. Безнең гаиләдә ашамлыкка сак караш тәрбияләнгән. Ә менә туалет кәгазен ураган катыргыдан савытлар ясау балаларга бик кызыклы булды. 

 

Елена:«Рәсем ясыйбыз, китаплардан биремнәр эшлибез»

Гаиләдә ике малай үстерәбез – Олегка 9, Акимга 3 яшь. Үзизоляциягә кадәр Олег бассейнга йөри иде. Бүген дә ул үзен формада тотарга тырыша, һәр көнне зарядка ясый. Ул хәзер укыту интернет-платформасында утыра. Анда күп төрле кызыклы һәм файдалы биремнәр урнаштырылган, дәресләр дә шунда үтә. Ә бушаган вакытында мульфильмнар, балалар өчен кинолар карый. Кече улым белән рәсемнәр ясыйбыз, наклейкалар ябыштырабыз. Ә йоклар алдыннан мин балаларга кычкырып китап укыйм. Бу инде безнең гаиләдә традициягә кергән. 
Минем эшем булганда балалар бер-берсе белән уйныйлар, фатир буйлап йөгерешәләр, шаулашалар. Мин моны шулай булырга тиеш дип саныйм. Алга таба балалар белән бергәләп виртуаль музейларга керергә, күргәзмәләрне карарга планлаштырам. Бу миңа үземә дә кызык, балалар өчен дә яңа шөгыль. Аннары, безнең өйдә лото, монополия кебек уеннар да күп. Аларны да чыгарырга кирәк.

 

Гөлнара: «Баскетбол кәрзине ясадык»

Улым Тимурга 8 яшь. Ул кечкенәдән үк бик хәрәкәтчән һәм актив булды. Аңа яшь ярым вакытта без швед стенкасы алдык. Бик яратты ул аны. Һәрвакыт физик шөгыльләнү аңа файдага булды, үскәндә дә ярдәм итте. Алты яшьтән Тимур бокс, баскетбол, суда йөзү белән шөгыльләнә башлады. Узган елның сентябрендә беренче сыйныфка китте. Һәм һәр көнне диярлек дәресләрдән соң тренировкаларга йөрде. Хәтта көненә икешәр тренировка туры килгән чаклар да бар иде. Баланың һәр көне, хәтта шимбә-якшәмбе, минутлап бүленгән иде. 
Илдә килеп туган хәлгә, мәҗбүри үзизоляциягә бәйле рәвештә актив балага – «энерджайзер»га дүрт стена арасында утыру бик кыен. Аңа бит көчен нәрсәгә дә булса сарыф итәргә кирәк! Шуны истә тотып, Тимур тренировкаларын онытмасын, вакытын файдалы үткәрсен өчен без ирем белән баскетбол кәрзиненә ошаган җайланма ясадык. Улыбызның артык хәрәкәтчән икәнен белгән дусларыбыз Тимурга буярга картиналар да биргәннәр иде. Менә хәзер аларның кирәге чыкты. Без әлеге картиналарны алып куйган җирдән чыгардык. Кичә, Тимурның нык бирелеп шул картиналарны буявын күргәч, үзем дә шаккаттым һәм сөендем. Баксаң, күңеленә якын шөгыль булса, ул бер урында бер сәгать тә, ике сәгать тә утыра ала икән бит! Ул бу эшкә шулкадәр кереп китте, аны көчкә өстәл артыннан торгыза алдык. 
 Барлык ата-аналар һәм балалар сәламәт булсын. Үзизоляция вакытында баласын файдалы шөгыль белән җәлеп итәр өчен әти-әниләргә зиһен, фантазия байлыгы телим.

 

Регина: «Авылның үз өстенлекләре»

Без улыбыз Азатны һәм кызыбыз Азалияне үстерәбез. Улыбызга 6, кызыбызга 3 яшь кенә әле. Үзизоляциягә кадәр без балалар бакчасына йөрдек, хәзер өйдә утырырга мәҗбүрбез. Әлбәттә, актив балаларны дүрт стена арасында тоту җиңел түгел. Шуңа да мин авылда яшәвебезгә бик сөенәм: ишегалдына чыга алабыз, рәхәтләнеп саф һава сулыйбыз. Без үз ихатабызда гына йөрергә, капкадан чыкмаска тырышабыз. 
Өйдә дә күңелебез яткан шөгыльне табабыз. Бик еш кына качышлы уйныйбыз, балалар хәрәкәтле уеннарны ярата. Көндезге йокы турында да онытмыйбыз. Йокы туйганнан соң өстәл уеннарын алабыз. Андый уеннарыбыз күп безнең: искеләре дә, джэнга, монополия, уно кебек яңалары да бар. Бу уеннарда бар гаилә белән катнашабыз. Шулай ук шашка, домино һәм лото кебек уеннарга да өстенлек бирәбез. 
Азат лего җыярга ярата, бу аның бик яхшы килеп чыга. Легоның ниндиләре генә юк бездә! Ә узыш автомобильләре коллекциясе турында бик озаклап сөйләргә булыр иде. Бу – улымның яраткан шөгыле. 
Азалиябез матур киенергә, бизәнергә ярата. Инде минем иннекләрнең һәм сөрмәләрнең барысын да кулланып карады. Күлмәкләрен дә бик еш алыштырып тора ул, бакчага барганда да кайсысын кияргә үзе сайлый. Тагын без аның белән тәмле ашлар пешерергә яратабыз. Минем олы ярдәмчем ул. Бу вакытта да Азалия матур «хуҗабикә» булырга тырыша: алъяпкыч киеп, косынка бәйләгәндә дә аның ирене буялган була. 

 

Алинә: «Бүлмәне тәртипкә китерү – җитди эш» 

Улым Исламга 12, кызым Чулпанга 8 яшь.
Бу көннәрдә алар әбиләрендә авылда булдылар. Моңа кадәр каникул вакытында алар көн буе урамда йөриләр иде. Әбиләренә тагын икетуган энекәшләре кайтты, уйнар кеше булганда күңеллерәк бит.
Һава торышы начар булганда өстәл уеннары күп (хоккей, лото, джинго). Кайвакыт үзем дә кушылып уйныйм. Уйнап туйгач, телевизор карарга утыралар. Ләкин аны озак каратмыйм, китап укысагыз яхшырак дим. Укыйлар.
Кызым белән тәмлүшкәләр пешерергә яратабыз. Ул гадәттә нәрсә пешерергә кирәклеген үзе әйтә. Аннары икәүләп эшкә тотынабыз. Минем танышларым балалары белән күбрәк формалы печеньелар пешерергә яратса, ә без Чулпан белән тәмле итеп коймак пешерәбез. Аннары әлеге ризыкны куертылган сөт, җиләк кайнатмасы яисә шоколадлы паста белән бизәп, порцияләргә бүлеп ашыйбыз. Коймакны төрле рецептлар буенча пешерәбез. Болай эшләү кызым өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Шулай ук төрле пироглар әзерлибез. Кызым шоколадлы кекс пешерергә бик ярата. Кыстыбый, чебурек ясаган чаклар да бар. Әле менә әбиләренә китәр алдыннан бик тәмләп бәлеш пешереп ашадык. Кызым мине моның ише эшләргә үзе әйдәкләп тора. Үз кулларың белән пешергән ризыклар аерата тәмле була бит ул. Эшкә дә өйрәнәләр. 
Без кухняда мәш килгәндә абыйсы бүлмәдә китап укый. Ашап алганнан соң компьютерда логик биремнәр чишәләр. Тузга язмаганны карау катгый тыелган бездә. (Анысын мин өйдә булмаганда качып карыйлардыр дип уйлыйм). Компьютерда дингә багышланган фильмнар карарга рөхсәт итәм. Шул арада намазларын укырга да оныттырмыйм. 
Уйнаган арада үпкәләшеп, әләкләшеп, таткалашып алган, сөйләшмичә утырган чаклары да була. Ансыз булмый инде ул, балалар бит. 
Еш кына бүлмәләрендә тәртип ясаттырам. Ничек ясарга икәнен алар үзләре белә. Китап, журнал, уенчыкларын аерып тутырып куялар. Кайбер китапларны үзләреннән кечерәк балаларга – танышларга бүләк итәләр. Җыештыру процессы кайчак иртәдән кичкә кадәр сузыла. 
Менә шулай файдалы да, күңелле дә үтә безнең өйдә утырулар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев