Җор күңелле Вася дәдәй
Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, җыйнак... Аның матур сыйфатлары хакында дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Бу сыйфатлар барысы да Василий Александрович Корниловка хас. Ул берникадәр вакыт «Якты юл» газетасы редакциясендә шофер булып эшләгән. Хәзер район хакимиятендә җитәкче вазыйфасын башкаручы кешене йөртә. Аның хезмәт биографиясе шофер һөнәре белән бәйле.
- Мин Мәләкәс урман у частогында гаиләдә өченче бала булып тудым, элек безнең Куаклы авылы шулай дип атала иде. Әти – әнием Биклән урман хуҗалыгында эшләде: әни – агач әзерләүче, ә әти - «ЗИЛ -157» автомобилендә озак еллар эшчеләрне Боровецкий урманына алып бара һәм алып кайта иде. Соңгы елларда Билалов фамилияле урман хуҗалыгы директорын йөртте. Күрше малайлары миңа кызыгып карыйлар иде, «ГАЗ69» машинасы турыбызга килеп туктый, ә минем борын югарыда. Әтием белән горурландым, аның кебек булырга теләдем. Ләкин бәхет озакка сузылмады. Авылдашыбыз Николайга кисү өчен делянканы күрсәтеп, әти авылга ат белән кайтып барганда, аңа «КрАЗ»автомобиле бәрелә. Ат исән калган, ә менә әти – юк. Соңрак, күршем миңа сөйләгәнчә, ул көнне юл уртасындагы машина алдында кәккүк килеп кунган. Николай абый ул турыда кайгырып искә ала: «Без халык ырымнарына ышанабыз. Кош начар хәбәр алып килә. Мин янгын чыгар яки җитди авыру булыр микән, дип уйладым. Ә монда шундый хәл килеп чыкты». Әтиемне соңгы юлга озатырга кайтарып җибәрделәр, мин Украинада хезмәт итә идем, – дип сөйли Василий Александрович.
-Армиядә мине хөрмәт иттеләр, командование хезмәттән соң да кайтарып җибәрергә теләмәде, чөнки мин “ЗИЛ-131” автомобиле шоферы идем. Бу машинада мин ерак араларга элемтә урнаштыру өчен двигательләр ташыдым. Ләкин мин хезмәтем беткәч, сагынуларга түзә алмый, туган җиремә кайттым. Әнигә печән әзерләшергә дә, бакчаны эшкәртергә дә ярдәм итәргә кирәк, ә энекәшләр – үсмерләр. Шул ук елда әни киңәше буенча читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Ә 1983 елда милициягә эшкә килдем, анда армиядән соң кыю, сәламәт яшьләрне җыялар иде. Мин бераз эшләрмен дә китәрмен, дип уйладым, – дип елмаеп сөйли Василий. Ул хокук тәртибен саклау органнарында 25 ел хезмәт куя.
- Мин оператив реакция ротасында хезмәт иттем. Хәтерлисезме, 90нчы елларда автоградта кызыл кабиналы өч кенә «КамАЗ» бар иде. Аларда: «Милициянең күчмә пункты» дип язылган. Ул вакытта төрле очраклар була иде. Тынгысыз вакыт. Бервакыт 46ынчы комплекстан чакыру килде. Качып баручы көчләүчене куып киттек, мин аны тоттым, моның өчен командование тарафыннан макталдым. Бер очракны мин үз гомеремдә беркайчан да онытмаячакмын. Минем күз алдымда 51 нче комплекстан яшь егет үлде. Ашыгыч ярдәм табиблары да аны коткара алмады. Ул яраткан кызын өенә кадәр озатканда, бандитлар аңа пычак белән кадыйлар. «Кешеләр, ярдәм итегез! Мин яшәргә телим»,– егетнең соңгы сүзләре иде. Җинаять кылынган урында мин 7-8 яшьлек малайны күрдем, аның янына килеп монда ни булганын күрмәдеңме, дип сорадым. Мин, кесәмдә яткан конфетны балага сузгач, ул ниләр күргәнен сөйләде, җинаятьче канлы курткасын ташлап, подъездга йөгергәнен дә әйтте. Без аны тоткарлаганда, ул җинаять эзләрен юып маташа иде. Кызганычка каршы, мондый очраклар күп булды, – ди элеккеге милиция хезмәткәре.
Органнардагы хезмәттән соң, Василий Александрович шәхси предприятиедә шофер, аннары сак хезмәте начальнигы булып эшли, соңрак журналистларны йөртә. Ул Тукай районындагы һәр авылның урамнарын белә, авыл халкы аны ерактан танып исәнләшергә килә.
Сыналган шофер Төмәнгә генә дә Сабантуйга әзерлек барышында берничә тапкыр барып кайта.
– Безнең эшебездә иң мөһиме – техниканы ярату. Машина – ул тимер түгел, аның җаны бар, мин шулай уйлыйм. Әгәр дә аны карап-тәрбияләп торсаң, ул ватылмыйча, хәрәкәт итеп җавап кайтарачак.
Василий Александр улы язмышын Калиновка авылыннан керәшен кызы Тамара белән бәйләп, менә инде дүрт дистә ел кулгакул тотынып, милли горефгадәтләрне һәм йолаларны хөрмәт итеп, яратышып яшиләр.
- Хатыным һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, Пресс-рам заводында җыю һәм эретеп ябыштыру цехында эшли. Күз алдыгызга китерегез, ул эшләгәндә 16 килограммлы машина детален күтәрә. Менә шундый көчле һәм кыю хатыным. Тамарочкам – назлы, ул улларым Александр һәм Викторның яраткан әнисе, киленебез Айгөлнең, оныкларыбыз Максим, Азалия, Рамина өчен игелекле әби, – дип сөйли Василий Корнилов.
Күптән түгел машина йөртүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Корниловлар гаиләсендә дә бу датаны онытмыйлар, үз вакытында улының йөрәгендә үз һөнәренә мәхәббәт уята белгән Александр Васильевичны искә төшерәләр. Алма агачыннан ерак тәгәрәмәгән, дип көлешеп тә алалар. Ә өстәлдә, гадәт буенча, керәшенчә коймаклар, алар йөзем, яшелчәләр белән. Гади, кешелекле, җор күңелле Вася дәдәй менә шундый шәп кеше инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев