Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оперативлык – дәүләт ярдәменә гарантия

РФ Хөкүмәте «2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү» турында яңа дәүләт программасын әзерләде.

Программада катнашучылар дәүләт тарафыннан финанслана торган региональ проектлар конкурсы нигезендә сайлап алыначак. Мондый проектлар социаль инфраструктура һәм торак, инженерлык-транспорт инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү мохите, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү, дәүләт хезмәтләре, азык-төлек һәм көнкүреш товарларына физик үтемлелек, финанс хезмәтләре юнәлешләрен үз эченә ала. 
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов муниципаль районнар өчен җаваплы чор якынлашуын билгеләп үтте. «Әлеге компаниядә һәр район үз проектларын тәкъдим итәргә тиеш», – дип белдерде ул. 2019 һәм 2020 елларга агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү дәүләт программасында катнашуга Тукай районыннан 34 кеше гариза биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев