Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оешмадан субсидияне дәүләткә кире кайтаруын сорыйлар

Район прокуроры «Агро М и Н» авыл хуҗалыгы оешмасының субсидия формасында алынган 103 мең сум акчасын федераль һәм республика бюджетларына кире кайтаруын сорап Яр Чаллы шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Тикшерүләрдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм буларак оешма 2014 елда федераль бюджеттан 42118 сум, республикадан 60805 сум акча...

Район прокуроры «Агро М и Н» авыл хуҗалыгы оешмасының субсидия формасында алынган 103 мең сум акчасын федераль һәм республика бюджетларына кире кайтаруын сорап Яр Чаллы шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм буларак оешма 2014 елда федераль бюджеттан 42118 сум, республикадан 60805 сум акча алган булган. Ләкин ул субсидия биргәндә куелган шартны үтәмәгән - 250 гектар мәйданда чәчү эшләре алып бармаган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә «Агро М и Н» җәмгыятенә акчаны федераль һәм республика бюджетларына кире кайтарырга кирәклеге хакында хат юллаган, ләкин аның таләбе үтәлмәгән.

Бүген прокурорның гаризасы каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев