Өченче бәбине ничек табып өлгерәсе?
Авыл яшьләре форумында яңгыраган фикереләргә һәм яңалыкларга күзәтү.
Авылда яшәүче яшьләрне бүген нәрсә борчый һәм кызыксындыра? Алар ни тели һәм нәрсәгә өметләнә? Югары хезмәт хакы булган эш урыны, торак, өченче бәбиләрен алып кайткан әниләрнең һәм пособиегә өмет итү яшен 35кә кадәр арттыру, файдалы мәгълүматларның яшьләргә барып ирешмәве, фермерлык эшендәге каршылыклар... Авыл яшьләре форумының пленар утырышында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Яшьләрне борчыган мәсьәләләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гына түгел, Яшьләр эшләре министрлыгы да тыңлады. Марат Әхмәтовның да, Дамир Фәттаховның да яшьләрне ишетергә, гозерләрен тыңларга әзер булуы, ике яклы сөйләшүне тагын да җанлырак итеп күрәселәре килүе сизелде. Тик яшьләр бу мөмкинлектән тулысынча файдаланмады дигән фикер калды. Утырышның сорау-җавап өлеше сүлпәнрәк узды.
“Игътибардан читтә калмассыз”
Форумның төп оештыручысы булган “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова да, Дамир Фәттахов та Марат Әхмәтовны яшьләр белән эшләүдә үрнәк итеп күрсәтте. Министр, чыннан да, яшьләрне аерым бер игътибар белән тыңлап, кайбер проблемаларны чишүдә ярдәм кулы сузарга әзер икәнлеген белдерде.
– Авыл бит ул авыл хуҗалыгы гына түгел, аның яшәү рәвеше күпкырлы һәм бик күп төрле. Анда укытучылар да, сәламәтлек өчен кайгыртучылар да, мәдәниятне җитәкләүчеләр дә, сатучылар да – барысы да кирәк. Казандагы мондый матурлыкны, үсешне күргән кешенең авылга бик кайтасы килмидер инде. Шуңа күрә биредә үзен табарга тырышкан, шул ук вакытта авылны онытмаган, аңа карата мәхәббәт белән яшәгәннәргә без бик рәхмәтле һәм аларга ихластан булышырга телибез. Бу аудитория игътибардан читтә калмаячак, – диде Марат Әхмәтов.
Дамир Фәттахов яшь министрлыкның бурычы яшьләр белән һәрдаим элемтәдә булу, аларны тыңлау һәм ишетү, мәнфәгатьләрен кайгырту икәнлеген әйтте.
– Торак һәм эш белән бергә, хәзер әйләнә-тирә мохит тә мөһим роль уйный. Яшь кешегә ял итү, дуслары белән аралашу мәйданы, клублар, яшьләр үзәкләре, лагерьлар, җәйге ял урыннары булдыруга бар көчебезне куябыз. Болар барысы да актуаль һәм кирәкле булсын иде, – диде ул.
Эше дә, ашы да кирәк
Азнакай районының Мәнәвез авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Исламова бүген авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләргә аерым-аерым тукталды. Яшь белгечне хезмәт хакы югары булган эш, торак белән тәэмин итү проблемалары яңалык түгел, әлбәттә. Гөлназ исә әлеге максатларга ирешү юлларын тәкъдим итте. Ул халкы 50 меңнән артмаган авыл җирлегендә яшь эшмәкәрләрне яклау буенча яңа программа төзү башлангычын яклап чыгуны сорады. Һәм, “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика программасы кабаттан яңартылса, яхшы булыр иде, дигән фикерен җиткерде.
– Элек әлеге республика программасы буенча ярдәм алу мөмкинлеге бар иде. Ләкин 2008 елдан бу программаны финанслау туктатылды. Республиканың барлык яшь гаиләләре исеменнән бу программаны кабаттан яңартуны сорыйбыз, – диде ул.
Эшең һәм баш өстендә түбәң булса, курыкмыйча, бәби алып кайтырга да була анысы. Бүген авыл җирлегендә яшәүче гаиләгә өченче бала өчен 100 мең сум акча бирелә. Республикада мондый гаиләләр саны 20 процентка арткан үзе, ләкин өченчеләрен алып кайтучылар 24 – 34 яшьлекләр икән. Ә тиешле суммага 29 яшькә кадәрге әниләр генә өмет итә ала. Шуңа күрә Гөлназ Исламова, бу мөмкинлектән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар файдаланса иде, дигән теләген җиткерде.
Авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә кадрлар кытлыгы булуыннан да бик яхшы хәбәрдарбыз. Гөлназ исә 2021 елдан кадрлар мәсьәләсен өлешчә хәл итәргә булышачак “Земский учитель” программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.
Йомыркаларның күбесе сыйфатсыз
Менделеевск районы Мунайка авылында яшәүче яшь фермер, “Аграр яшьләр берләшмәсе”нең Менделеевск бүлеге җитәкчесе Артем Месеев эш башлаучы фермерларга мәгълүмати ярдәмнең килеп ирешмәвеннән, тәҗрибәле фермерлар белән кулга-кул тотынышып эшләү җитмәүдән зарланды.
Марат Әхмәтов кошчылык тармагында эшләүче фермерларны микрокооперативка берләшергә чакырды. Шул очракта министрлык субсидияле транспорт бирә алыр иде, диде. Моннан тыш, кошчылык белән шөгыльләнүче яшь фермер инкубаторга куелган йомыркаларның сыйфатсыз булуын да әйтте.
– “Челны-бройлер”дан йомырка сатып алабыз. Үзебезнең инкубаторларда үрчетәбез, ләкин бүген сыйфат ягыннан проблема бар. Яхшы сыйфатлы йомыркалар бирсәләр, күбрәк җитештерә алыр идек, – диде ул.
Шулай ук ул яшь фермерлар өчен агропромпарк тибындагы сату мәйданы турындагы хыялларын да җиткерде.
Форумда авыл яшьләре проектларын тәкъдим итеп җиңеп чыгучыларга 50 – 200 мең сум күләмендә акча бирелде.
Авыл яшьләре форумында яңгыраган 3 яңалык
1. Марат Әхмәтов авыл халкы өчен торак төзелеше буенча яңа программа эшли башлау ихтималын җиткерде. ”Икенче яртыеллыкта Дәүләт торак фондында авыл социаль ипотекасы өчен дә ресурслар табылыр дип өметләнәбез. Бу сорау белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. Президент инициативаны хуплады. 2020 елдан, бәлки, торак проблемасын хәл итүнең оптималь юллары табылыр”, – диде ул.
2. Дамир Фәттахов шушы көннәрдә 20 млн сумлык грант конкурсы башланачагын хәбәр итте һәм яшьләрне актив булырга чакырды.
”Катнашуның мәгънәсе юк, һаман шул ук зур иҗтимагый оешмалар җиңә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин сезгә вәгъдә бирәм: бу бөтенләй башкача, “ачык” конкурс булачак”, – диде ул.
3. Дамир Фәттахов яшьләр парламентына сайлау булачагын да хәбәр итте. Һәр районда сайланачак вәкилнең кемгәдер якын булган өчен билгеләнергә түгел, ә яшьләр тарафыннан чыннан да сайлап куелырга тиешлеген җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев