Якты юл
  • Рус Тат
  • Новотроицкое егетләрен армиягә озаттык

    Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга берничә генә көн калып бара. Шушы көннәрдә Новотроицкое авылында 3 егет: Владислав Никитин, Дмитрий Петуганов һәм Дмитрий Беспаловны армиягә озату кичәсе узды. «Олыларның үгет-нәсихәтләреннән соң авыл җирлеге исеменнән армиягә китүче егетләребезгә кечкенә генә бүләкләр тараттык, хәрби чыныгу үтеп исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдек», - дип хәбәр...

    Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга берничә генә көн калып бара. Шушы көннәрдә Новотроицкое авылында 3 егет: Владислав Никитин, Дмитрий Петуганов һәм Дмитрий Беспаловны армиягә озату кичәсе узды. «Олыларның үгет-нәсихәтләреннән соң авыл җирлеге исеменнән армиягә китүче егетләребезгә кечкенә генә бүләкләр тараттык, хәрби чыныгу үтеп исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдек», - дип хәбәр итте Новотроицкое авылының клуб мөдире Светлана Мифтахова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: