Нәни йолдызлар
Тукай районында «Нәни йолдызлар– Маленькие звездочки» бәйгесе башланды. Анда районыбызның барлык балалар бакчалары катнаша.
Район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе оештырган әлеге чараның максаты – яшь талантларны барлау, балаларда туган телгә, районыбыз һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт уяту. Беренче турда балалар үзләре белән таныштыра, вокал, хореография, сәнгатьле сөйләм, театрлаштырылган тамаша жанрларында чыгыш ясый, халык уены белән таныштыра. Номерлар ТАССРның 100 еллыгы яки Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Тукай районы оешканга 45 ел тулуга багышланган булырга тиеш. Жюри әгъзалары башта чыгышларның видеоязмалары белән таныша, аннары авыл җирлекләренә барып бәяли. Икенче тур октябрьдә үтәчәк, финал – декабрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев