Әниләр көне белән!
Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Сезне ихлас күңелемнән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм.
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә изге кеше юк. Аның кайгыртуын һәм игътибарын без гомер буе тоябыз, авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз. Балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге, димәк, имин киләчәгебез әниләрнең нәфис кулында.
Кадерлеләребез! Сез гаилә традицияләрен, җәмгыятебезнең әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаучы да. Һәр әни баласы сау-сәламәт, көчле, уңышлы, үз иленең чын гражданы булып үссен өчен күп көч һәм сабырлык куя. Сез үзегезне ышанычлы һәм сакланган итеп тойсын өчен барлык шартларны булдыру җирле үзидарә органнарыннан алып хакимиятнең барлык дәрәҗәләре бурычы.
Кадерле әниләребез, мәхәббәтегез, аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бәйрәмне яраткан гаиләгез, балаларыгыз белән каршы алыгыз, якыннарыгызның хөрмәтен һәм кайгыртуын тоеп, бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлектә яшәгез! Якыннарыгыз бары тик шатлык кына китерсен, сезнең ярату үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Район башлыгы, Совет рәисе Фаил КАМАЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев