Якты юл
  • Рус Тат
  • Нидерландлар Голландия исеменнән баш тарткан

    Ил хакимияте ил образын яңартырга кирәк, дип саный.

    Нидерланд Хөкүмәте Голландия исеменнән баш тартырга карар иткән, дип җиткерә Adformatie порталы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Ил хакимияте ил образын яңартырга кирәк, дип саный. Чөнки Голландия нигездә туристларда наркотиклар һәм Амстердамдагы Кызыл фонарьлар кварталы белән ассоциацияләнә.

    Яңа имидж Нидерланд исеме тирәсендә төзеләчәк. Ул халыкара чараларда, мәсәлән, Евровидение-2020 конкурсында актив рәвештә алга этәрәчәк.

    Илнең футбол җыелмасы да җанатарлар өчен гадәти булган исемнән барлык матчларда баш тартачак. Ребрендинг Токиода узачак Олимпиадада Нидерланд данын яклаучы спортчыларга да кагылачак.
     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: