Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәрсә булса да, «112»гә шалтырат

Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта «112» номеры аша шалтыратып, бу турыда мәгълүмат җиткерергә була. Хәзер әлеге бердәм ашыгыч хезмәт күрсәтү системасы Татарстанда да популярлашып китте. Министрлар кабинетында үткәрелгән видеобрифингта соңгы 4 ел эчендә әлеге хезмәтне камилләштерү өчен якынча 160 миллион сум акча тотылган, дип белдерелде. «112» номерыннан файдаланучы...

Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта «112» номеры аша шалтыратып, бу турыда мәгълүмат җиткерергә була. Хәзер әлеге бердәм ашыгыч хезмәт күрсәтү системасы Татарстанда да популярлашып китте. Министрлар кабинетында үткәрелгән видеобрифингта соңгы 4 ел эчендә әлеге хезмәтне камилләштерү өчен якынча 160 миллион сум акча тотылган, дип белдерелде. «112» номерыннан файдаланучы татарстанлылар саны шактый күп. Мәсәлән, ашыгыч хезмәт системасы эшли башлаганнан бирле әлеге оешма хезмәткәрләре барлыгы 2 миллионга якын мөрәҗәгать кабул иткән. Ә агымдагы елда исә бу күрсәткеч 610 меңгә якын булган.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, 2014 ел башында «112» хезмәтенең өстәмә үзәге Яр Чаллы шәһәрендә дә ачылачак. Хәзерге вакытта анда әлеге системаны әзерләү, урнаштыру башланган инде. Бу эшчәнлекне тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 138 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Республика исә үз казнасыннан якынча 40 миллион сум күләмендә акча чыгарган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X