Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул авылы кызы Чулпан - мәртәбәле конкурс дипломанты

Актаныш районында ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты Әлфия Авзалова исемендәге ІV регионара татар җырлары конкурсы үтте.

Бу бәйге ел саен Татарстан Республикасында гына түгел, Башкортостанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Быелгы конкурста исә Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Башкортостан төбәкләреннән һәм Актаныштан килгән студентлар чыгыш ясады.
Иске Абдул авылы кызы Чулпан Сафина да әлеге мәртәбәле чарада катнашты. Район балалар сәнгате мәктәбе укучысы жюри игътибарына үзенчәлекле җыр тәкъдим итте. Гала-концертта катнашып райондашыбыз ІІІ дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Чулпанның укытучысы - ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, югары квалификацион категорияле укытучы - Рафик Дәминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев