Якты юл
  • Рус Тат
  • Мөселман кызларын яулыктан баш тартырга нәрсә этәрә?

    Соңгы вакытта озак еллар яулык бөркәнеп йөргән мөселман кызларының бер–бер артлы башларыннан яулыклары төшә башлады.

    Соңгы вакытта озак еллар яулык бөркәнеп йөргән мөселман кызларының бер–бер артлы башларыннан яулыклары төшә башлады. Үзләре бу гамәлләрен төрлечә аңлата. Кызларның яулык киеп–салу тарихлары белән танышып, бу вазгыятькә карата белгечләр фикерен тупладык.

    “Яулыкны салсам да, диннән баш тартмадым”

    Наилә Шиһапова яулыкны 19 яшендә яба. “Яулыкка бөркәнү үз теләгем иде. Аны кияргә тирә-юнемдәге башка мөселман кызлары да этәрде. Алар миңа яулык бәйләүнең фарыз гамәл икәнен искәртеп торды. Бу вакытта мин намазга да яңа гына баскан идем әле. Сөйләүләре тәэсирендә, мин дә яулык ябындым”, − ди ул. Хәзер Наиләгә – 21 яшь. Ул инде яулыктан йөрми. Сәбәбен исә болай аңлата:

    – Яулык япканнан соң, миңа тора-бара авыр була башлады. Эчке дөньям белән гармония юкка чыкты, үземә карата ышанычны югалттым, дип әйтимме соң… Озак кына уйлаганнан соң, яулыкны салырга булдым.

    Кызның бу карарына әти-әнисе каршы килмәгән. Җиткән кыз бит инде, үз башың белән уйлап эш итәсеңдер, дип кенә әйткәннәр. Туган-тумача да кырын карамаган. Киләчәктә, әзер булгач, яңадан бәйләп йөрергә дә исәбе юк түгел. “Яулыкны салсам да, мин ислам диненнән баш тартмадым бит, намазларны да укыйм, дини яктан да үсәргә тырышам. Кешеләрнең миңа карата мөнәсәбәте үзгәрмәде”, − ди үзе.

    Яулыкларын салган тагын өч кыз белән элемтәгә кергән идек. Шуларның икесе моның турында нидер сөйләүдән баш тартты. Берсе: “Дин һәм сәясәт – артык җитди һәм шәхси әйбер”, – дисә, икенчесе: “Һәркемнең – үз юлы, үз сәбәпләре. Бу хакта бер кешегә дә сөйләп булмый”, – диде. Кызларны аңларга була, билгеле. Аларга бу адым җиңелдән бирелмәгәндер.

    Зөлфия исемле әңгәмәдәшебез (исемен үзгәртүне сорады) исә яулыкны салыр алдыннан депрессиягә бирелүе турында әйтте.

    – Мин тормышка карашымны үзгәрттем. Фикерем һәрдаим үзгәреп тора, шуңа күрә киләчәктә тагын ничегрәк булыр, әйтә алмыйм. Үземне диннән киттем дип тә санамыйм, башкача карый башладым һәм кешегә үз фикеремне дә такмыйм, – ди ул. – Яулыкны салгач, якыннарымның миңа карата фикере үзгәрмәде. Диндәге кайбер кешеләр миңа начар карый башлар дип уйлаган идем, әмма алай булмады.

    Сынау яулык яптыра

    Мөселман кызларының яулыктан баш тартуын Сабада укытучы булып эшләүче Алинә исемле әңгәмәдәшебез дә еш күрә башлаган. Танышлары арасында да андыйлар юк түгел икән. Кайчандыр балаларны яшьтән үк мәдрәсәгә, мәчеткә өндәп, ислам дине нигезләренә төшендереп йөргән, ә хәзер яулыктан баш тарткан бер ханымны да белә ул. “Мондый хәлгә начар карыйм, аңлый алмыйм”, – ди Алинә. Ул исә яулык бөркәнүгә шактый зур сынау аша килә һәм моны Аллаһы Тәгаләнең туры юлга чыгаруы дип кабул итә.

    – Яулыкны биш елдан артык бәйлим инде. 11 сыйныфны бетергәч үк, шулай эшләрмен дип ният иткән идем. Аннан, 9 сыйныфтан укуын мәдрәсәдә дәвам иттергән игезәк сыңарым миннән иртәрәк яулык япты, шул да тәэсир иткәндер. Яулык ябарга тагын бер сәбәп булды, – дип үз тарихы белән таныштырды Алинә. – 2011 елда без гаиләбез белән юл-транспорт һәлакәтенә очрадык. Барыбыз да исән-сау калдык, әмма бу авария безне үзгәртте. Шушы вакыйгадан соң күбебез урын өстендә ятты. Гаиләдәгеләрнең төрле тән җәрәхәтләре булды: кайсының кулы, аягы сынган, кайсының башы бәрелде, эчәгеләре өзелде. “Бу Аллаһы Тәгаләдән бер хәбәрдер”, – дип кабул иттек. Шуннан соң барыбыз да диярлек биш вакыт намазга бастык. Аллаһка шөкер, моны йөк дип кабул итмибез.

    Мөселман кызларының яулыкларын салуын бар кеше дә җиңел генә уздырып җибәрми. Мәсәлән, блогер, стилист, үзе дә яулыктан йөргән мөселман хатын-кызы Ләйсән Гарифуллина бу вазгыятьне күреп, шактый борчылуы турында “Инстаграм” социаль челтәрендә яза.

    – Соңгы елда гына мин белгән алты-җиде мөселман кызы яулыгын салды. Мин аларны хөкем итмим, анысы. Бу адымга алар бер генә көн әзерләнми. Кеше моңа тора-бара килә. Диннән ерагаймас өчен, кайбер нәрсәләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, шайтаннан саклану өчен, Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга. Икенчедән, тирә-юньдәгеләргә, нинди мохиттә булуыңа игътибар итәргә. Алар йогынтысы бик көчле булырга мөмкин. Тирә-яктагылар һәрвакыт Аллаһ турында искә төшереп, ислам дине турында сөйләп торса, мондый адымга бару турында уй башка керә алмый. Әмма бу очракта да сак булырга кирәк. Бар шундый кешеләр, алар өчен Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән нәрсәләр дә тыелган санала. Кешеләр еш кына ялган тыюлар аркасында да диненнән баш тарта, мондый хәлләрне үзем дә беләм. Өченчедән, сөннәт саналган гамәлләргә әллә ни игътибар бирмәү дә кешедәге иманны какшата. Мәсәлән, кеше баштарак дүшәмбе көннәрендә ураза тотудан баш тарта, аннан намазын оныта, шулай итеп, бүтән гамәлләрдән дә ераклаша.

    “Шәрә йөрү белән бер”

    Яулык япканнан соң аны кире салу дөресме? Дин белгечләре бу хакта нәрсә уйлый? Шушы сорауларны “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык.

    – Яулыкны бер ябып, бер салу дин ягыннан ничек бәяләнә?

    – Кызганыч, әлеге хәл күзәтелә. Бәлигълыкка җиткән кызлар яулык япмыйча, озын күлмәк кимичә урамга чыга икән – бу гөнаһ. Ата-анасына да, үзенә дә. Моны шәрә йөргән кебек бәяләп була. Яулыкны япкан, савабын алган; салган икән, гөнаһын алган. Бу уңайдан безгә – ир-атларга – җиңелрәк, без түбәтәйдән дә йөри алабыз, кимәскә дә була. Шуңа күрә кызлар яулыктан йөрсеннәр, ә Аллаһы Тәгалә аларга шушы зур эштә җиңеллеген бирсен иде.

    – Кызык өчен генә дип, яулыкны бер ябып, бер салмыйдыр бит инде алар. Нинди сәбәпләр аркасында яулыкны салырга мөмкин?

    – Әйткәнемчә, яулыкны салу – гөнаһ. Табиблардан: “Нинди сәбәп белән аракы эчәргә ярый?” – дип сорыйлар бит әле. Янәсе, йөрәк авыртканнан, борчылганнан һәм башкасыннан шифасы бар. Теләсә нинди психологик һәм физик халәттә булсагыз да, аракы эчү гөнаһ санала. Шулай булгач, нинди хәл булса да, яулыктан баш тарту – гөнаһ. Әлбәттә, якын туганнар арасында яулыксыз, әмма матур һәм тыйнак итеп киенергә ярый. Яулык япкач, кызларга савабы языла.

    – Яулыгын салган кызларга нишләргә соң?

    – Беренчедән, кызларның мондый адымга барулары, безнең – имамнар, хатын-кызлар янәшәсендә булган ир-атлар тарафыннан нәрсәнедер эшләп бетермәү, күздән ычкындыру нәтиҗәседер. Ягъни кызларның, бәлки, үз атасына, иренә сөйли алмаслык бер борчуы бардыр. Шушы вакытта аларга ярдәм, терәк кирәк. Мондый адымга барырга теләгән кызларга нәсыйхәтем шул: борчылмасыннар. Нинди генә авырлык килсә дә, аннан чыгу юлы юк дип уйласагыз да, Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Хәтта көтмәгән җирдән дә ярдәм итәрмен”, – ди. Бу дөнья – сынау дөньясы, Аллаһы Тәгалә адәм баласын сыный, тикшерә. Яулык япкан кызларны аеруча. Кызлар безгә – хәзрәтләргә килсеннәр. Ата-аналарына сөйли алмыйлар икән, без нәсыйхәтләребезне бирербез, ярдәм күрсәтергә тырышырбыз. Бу дөньяда үзем генә калдым дип уйламасыннар, күңелләре төшмәсен һәм Аллаһыбыз аларны бу зур гөнаһтан сакласын иде.

    ФИКЕР

    Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова:

    – Психология күзлегеннән караганда, яулыкны салырга кызларны балачак һәм үсмерлектән килгән конфликтлар, рәнҗешләр, үпкәләр, тискәре кичерешләр этәрергә мөмкин. Кызлар аларны үзләренә “йоткан”, ягъни җиңел генә үткәреп җибәрә алмаган. Үзеңә түбән бәя бирү, тормышыңнан канәгать булмау да моның бер сәбәбе була ала. Дингә килеп, яулык яба башлаган кызлар кайбер максатларына ирешә алмауның төп каршылыгы итеп яулыкны күрергә мөмкин, шул рәвешле аларның яулык ябарга әзер булмаулары ачыклана. Яулык ябарга кызларны үсмер чактан ук гаиләләре, дуслары, тирә-юньдәгеләр мәҗбүр иткән очраклар да юк түгел. Үсә барган саен, кызларның аңында әхлакый принциплар, дөньяга караш, кызыксынулар көрәше башлана һәм яулыкны салырга кирәк дигән фикер уяна.

     

    Журналист, сценарист, продюсер Айсылу Хафизова:

     

    – Яулыкны бер ябып салуны ислам кануннары хупламый. Әмма мин кеше буларак бу күренешнең сәбәпләрен яхшы аңлыйм. Өммәт вәкилләре синең фикерләү рәвешеңә, белемеңә, формалашкан эчке мәдәниятеңә туры килмәгән очракта, социумга бирешәсең. Иманны ныгыту өчен мохит кирәк бит, белемне арттырырга кирәк. Белем алыр өчен исә вакыт һәм көч кирәк. Ә ул вакытны кайдан алсын безнең хатын-кызларыбыз?! Безнең өстә бала карау һәм гаиләне кайгырту гына түгел бит! Күбебез, ачка үлмәс өчен, җигүле атка әйләнергә мәҗбүр. Минемчә, яулыкны бер ябып, аны салган кеше барыбер йөрәгендә иман нурын йөртә, ул барыбер, кайчан да булса, иманын ныгытып, бу юлга кире кайтачак. Танышларым арасында да күпләр намаз укый, ураза тота, әмма төренеп йөрми. Анысы яулыклы имансызлыктан күпкә хәерлерәктер дип саныйм. Ничек дөрес икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.

     

     «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: