Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мохтаҗларга ярдәм ит

Узган ел район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән районда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү буенча «Игелек кыл» хәйрия фонды оешкан иде.

Шушы көннәрдә «Игелек кыл» марафоны эшли башлады. Аның кысаларында hәркем 3443 кыска номерына СМС язып, акча җибәрә ала. Шулай итеп мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итә. 
Моның өчен 3443 номерына ТУКАЙ сүзе язылган SMS-хәбәр җибәрергә һәм пробел аша сумнарда акча күләмен күрсәтү кирәк. Мәсәлән: «ТУКАЙ 100 сум». Ярдәм күләме – 15 мең сумга кадәр. 
Иганәчеләрдән килгән акчалар авыр тормыш хәлендә калган якташларыбыз өчен тотылачак. Кемгә күпме ярдәм күрсәтелүе турындагы мәгълүмат районның рәсми сайтында hәм «Якты юл» газетасында даими урнаштырылачак. «Игелек кыл» марафоны 14 декабрь көнне тәмамланачак.
3443 номерына SMS җибәрү бушлай. Кәрәзле элемтә операторы абонентыннан комиссия юк. Бу хезмәт МТС, Билайн, Мегафон, Tele2 абонентлары өчен гамәлдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев