Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мохтаҗларга ярдәм 

Узган ел инвалидлар декадасы барышында районда «Изгелек кыл» хәйрия фонды оешты. Бүгенгә әлеге фондка ярдәмгә мохтаҗ җиде тукайлы мөрәҗәгать итте. Район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларынан ничек файдаланып була соң? Ярдәм алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк? Моның өчен нинди документлар тапшырырга? Гаризалар ничек hәм кайчан карала? Әлеге сорауларга район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов җавап бирә.

Бүген районда 2986 инвалид яши. Кызганыч, шуларның 160ы сабыйлар. Араларында ярдәмгә, кыйммәтле даруларга аеруча мохтаҗлары бар.
– Хәйрия фондыннан ярдәмне мохтаҗ инвалидлар ала ала. Моның өчен инвалидка комиссия утырышына гариза hәм документлар тапшырырга кирәк, – ди Галимҗан Зарипов. 
Ярдәм фонды инвалидлар җәмгыяте каршында эшли. Җәмгыять район хакимиятендә урнашкан. Гаризаны да шунда язарга кирәк. Гаризада паспорт мәгълүматлары, яшәү адресы, телефон номеры, СНИЛС, салым түләүченең идентификация номеры, кирәкле матди ярдәм төре (дәвалау, кыйммәтле дарулар сатып алу, сәламәтлекне ныгыту җайланмалары алу h.б.) hәм аның бәясе күрсәтелергә тиеш. Шулай ук гаризага өстәп, паспорт, 14 яшькә кадәрге инвалид балага ярдәм сораганда туу таныклыгы, медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлык турында белешмә, торак-көнкүреш шартларын тикшерү акты, гаилә составы турында белешмә, хезмәткә сәләтле барлык гаилә әгъзаларының соңгы өч айдагы керемнәре турында мәгълүмат, эшләмәүчеләр өчен хезмәт кенәгәсе, гаиләдә яки ялгыз яшәүче инвалидның тормыш-көнкүрешен бозуга китергән объектив сәбәпләрне раслый торган белешмәләр тапшыру шарт. 
– Барлык документлар район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча комиссия утырышында карала. Утырышта 11 кеше катнаша. Алар гариза белән мөрәҗәгать итүченең авыру дәрәҗәсенә, торак шартларына, финанс hәм социаль хәленә карап, тавыш бирү юлы белән карар кабул итә, – ди Галимҗан Сәетҗанович.
Бүгенгә хәйрия фонды аша Түбән Суыксу авылында яшәүче инвалид балага техник җайланма алынды, Калмия авылында яшәүчегә кыйммәтле дару препараты, Бәткедә яшәүче тагын бер балага Алмаг-1 аппараты, Теләнче Тамак авылыннан шикәр чире белән авыручыга техник җайланма сатып алынды. Калмия авыл җирлегеннән hәм «Татарстан» совхозы поселогыннан ике инвалидка ярдәм күрсәтеләчәк.
– Физик мөмкинлекләре чикле булган ярдәмгә мохтаҗ тукайлылар фондка мөрәҗәгать итсеннәр иде. Без аларга ярдәм кулы сузарга әзер, – ди Галимҗан Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев