Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә үз батырларын футбол матчы белән искә алдылар

21 августта Яңа поселогында «Батырлар урамы» дигән спорт бәйгесе уткәрелде. Тренер Илдус Нәҗмиев житәкчелегендәге егетләр һәм кызлар командасы яңа футбол мәйданчыгын ярышта сынадылар. Бәйрәм Тукай районындагы батырлар исемен йөрткән урамнар белән таныштырудан башланды. Яңа поселогында да батырлар исемен йөрткән 2 урам бар. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик хезмәт...

21 августта Яңа поселогында «Батырлар урамы» дигән спорт бәйгесе уткәрелде. Тренер Илдус Нәҗмиев житәкчелегендәге егетләр һәм кызлар командасы яңа футбол мәйданчыгын ярышта сынадылар. Бәйрәм Тукай районындагы батырлар исемен йөрткән урамнар белән таныштырудан башланды.

Яңа поселогында да батырлар исемен йөрткән 2 урам бар. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик хезмәт Герое Нәҗип .Зыятдинов һәм Әфган сугышы батыры, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, якташыбыз Рәис Гайнуллин исемендәге урамнар. Очрашу бу шәхесләрнең кыскача биографиясе белән таныштырудан башланды. Менә өр-яңа футбол мәйданчыгында беренче бәйге башланды. Бәйгегә егетләр һәм кызлар ай буе әзерләнделәр. Уен кызганнан кыза бара.

Менә финал якынлаша. Нәтижә: 2 гә 3, Рәис Гайнуллин урамы исеменнән уйнаган команда файдасына булды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Александр Майоров та чыгыш ясады. Ул яшь спортсменнарны мактап, жылы сүзләр әйтте, аларга уңышлар, яна футбол мәйданчыгында уеннарның беркайчан тукталмавын теләде, дип хәбәр итәләр Әҗмәкәй авылы җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев