Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләргә әби-бабайлар килүенә тукайлылар ничек карый?

Тиздән Россия мәктәпләрендә волонтер әби-бабайлар эшли башларга мөмкин. Алар озайтылган көн төркемендә (продленка) тәрбияче вазыйфасын башкарачак. Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы Виктор Панин Россия мәгариф министры Дмитрий Ливановка шундый тәкъдим юллаган. Панин фикеренчә, күп вакытын эшләп уздырган ата-аналар еш кына бала белән дәрес әзерләргә, йә булмаса,...

Тиздән Россия мәктәпләрендә волонтер әби-бабайлар эшли башларга мөмкин. Алар озайтылган көн төркемендә (продленка) тәрбияче вазыйфасын башкарачак.

Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы Виктор Панин Россия мәгариф министры Дмитрий Ливановка шундый тәкъдим юллаган.

Панин фикеренчә, күп вакытын эшләп уздырган ата-аналар еш кына бала белән дәрес әзерләргә, йә булмаса, катлаулы фәнне үзләштерү өчен өстәмә шөгыльләнеп утырырга вакыт таба алмый. Ә әби-бабайлар моңа бик теләп риза булыр иде, ди ул, дип яза "Ватаным Татарстан" басмасы.

Әгәр мондый яңалык безнең тормышка кертелә калса, Тукай районында яшәүчеләр мондый күренешкә нинди мөнәсәбәттә булачак? Бу хакта үзләреннән сорадык:

Айгөл Гәрәйшина, 28 яшь (Сәет):

Шәп булыр иде! Чөнки әбиләрнең бала тәрбияләргә теләкләре бар, араларында буш вакыты булганнар да бар. Тик барысы да бу эшне башкара алырмы икән? Элек укытучы булып эшләгән булса гына инде. Балалар белән урамга чыгып уйнарга, спорт залында шөгылҗләнергә еш кына вакыт җитми, ә волонтерлар килсә, ярдәм итсә, сөенер идек.

Илдус Абдуллин, 79 яшь (Биклән):

Мин бик теләп барыр идем. Белгән һөнәремне - курайда уйнарга, бәрмә уен коралларында көй чыгарырга өйрәтер идем. Биклән мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын, мәсьәлән, фольклор жанрында эш коралы - тырма, пычкыда уйнарга өйрәттем. Түләү булмаячак дигәнгә килгәндә, әгәр кешенең сәләте бар икән, ул барыбер балалар янына барачак. Яшь буынга белем биреп калдыруны бурыч итеп кабул итәргә кирәк. Мин үзем шулай уйлыйм, һәм, мөмкинлек булганда, өйрәтергә тырышам. Шунысын да әйтәсем килә, өлкәннәр арасында сәләтлеләр бик күп.

Резеда Мавзютова, 53 яшь (Яңа поселогы):

Әгәр укытучыга ярдәмче буларак килсәләр, бу бик яхшы күренеш. Әби-бабайлар хәзер яшь, заманча техника, компьютер, интернет белән таныш, алдынгы карашлы. Ә укытучыдан башка, аның урынына булса, бу эшне күз алдына китерүе кыен. Махсус белем укытучыга юкка бирелми ич. Балага индивидуаль якын килә белергә дә кирәк. Утыз елдан артык педагогик тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам, хәтта башлангыч сыйныфларда да белем үзләштерелсен өчен, дәрестән соң да бала белән белемле кеше шөгыльләнүе кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев