Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәләдән килеп һәлакәт чыгарган

Минзәлә районыннан кил-гән машина йөртүче гаебе белән Тукай районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Тикшерүдән күренгәнчә, 29 яшьлек әлеге йөртүче руль артына исерек килеш утырган була. Ул җиңел машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче автомобильдәге йөртүченең сәламәтлегенә авыр зыян килә. 

Суд һәлакәт китереп чыгарган йөртүчене 4 елга сынау шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук йөртүче 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Суд ир-атның җинаятьне ачуга актив рәвештә ярдәм итүен, зыян күрүчегә физик һәм мораль яктан булышуын, хатынының йөкле булуын исәпкә алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев