Минем газиз әнием бар!
Рамил Гобәйдуллин Малтабар авылыннан. Ул беренче төркем инвалид, шикәр чире белән авыру сәбәпле күзләре күрми. Безгә жибәргән бу хатны аңа язарга ярдәм иткәннәр. Әнисе Фәнисәгә булган рәхмәт хисләрен ул йөрәккә үтәрлек сүзләр белән тасвирлый.
«Әнием, минем синең күне-леңдәге яраларны давалыйсым килә. Беләм, чынга ашмас хыял бу, тик андагы тирән яралар мине бик нык әрнетә. Дөресен әйткәндә, синең йөрәгеңдәге иң тирән яраң – мин. Балаңның җәфа чиккәнен күрүдән дә зур хәсрәт юктыр ул. Әмма син бел, миңа тамчы да кыен түгел. Син бит минем күзләрем, минем аяк-кулларым, таянычым, назлы кочагым! Син яшәгәндә мин дә, гаиләбездәге барчабыз да рәхәт гомер итәчәк. Кайдан көч аласың икән син, әнием? Чамалыйм, күзләре күрмәгән балаң өчен бар көчеңә җир тырмашып яшисең син. Әни, әйдә, бүгеннән үзең өчен дә яшә әле! Синең дә ял итәсең, кунакка барасың, ялгызың гына калып хыялланасың киләдер бит?! Юктыр... Кояш та бит кешеләргә үпкәләдем, арыдым дип чыкмый калмый. Син – минем кояшым, мәңге сүнми торганы. Рәхмәт сиңа, әнием, миңа гомер биргәнең, кадерләп үстергәнең өчен! Минем күзләрем синнән сирпелгән нурны тоя. Бу миңа өмет чаткысы, яшәү рәхәте бирә. Мин тормышны, кешеләрне яратам, чөнки минем газиз әнием бар!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев