Якты юл
  • Рус Тат
  • Мин үләргә теләмәдем

    Россиядә һәр өченче хатын-кызны ире яки партнеры кыйный.

    Россиядә өйдәге җәбер-золымны профилактикалау турындагы канунны кабул итүгә теләктәшлек белдереп, блогерлар флешмоб җибәрде. Я не хотела умирать хештеге белән социаль челтәрләрдә чәчләр үрә торырлык фаҗигаләр турында язалар. Аларның барысында да хатын-кызлар ире кулыннан җәберләнә, хәтта гомере белән хушлаша... күп очракта балалары күз алдында.

     

    Интернет киңлекләрендәге мәгълүматларга караганда, Россиядә һәр өченче хатын-кызны ире яки партнеры кыйный. Кыйный, димәк, ярата дигән гыйбарәнең нәкъ менә безнең илдә чыгуына да гаҗәпләнәсе юк. Чөнки өйдәге җәбер-золымны профилактикалау системасы булган алдынгы илләрдә бу күрсәткечләр 3-4 тапкырга кими. 146 илдә булган канун Россиядә юк! 2017 елда кабул ителгән закон нигезендә, өйдәге кыйнаулар җинаять дип түгел, ә административ хокук бозу статусы алганнан соң, өй тираннарына каршы канун кирәклеге турында сөйләшә башладылар. Фикер алышу быел апалы-сеңелле Хачатуряннарга җинаять эше ачылганнан соң кабат активлашты. Алар, алдан сөйләшеп, әтиләрен үтерүдә гаепләнә. Кызларның яклаучысы исә үтерелүче өй тираны булган, ә алар үз-үзләрен яклу өчен шул адымга барган ди.

    Сезгә кул күтәрәләр икән, димәк, китәргә кирәк! Аның үзгәрүен көтү, үлемне көтүгә тиң! Өй җәбер-золымы турындагы канун булмаганлыктан, ирләре кулыннан күпме хатын-кыз үлә... Соңгы чиккә кадәр үтерер дип уйламый алар. Бер мендәргә башны куеп йоклаган яраткан кешедән андый адымны һич көтмисеңдер ул. Күпчелек хатын-кызлар сөйләми. Бу хакта сөйләү – оят! Бик азлар гына полициягә бара. (Гариза язсаң, административ җәза – штрафка тарталар. Ә акча гаилә бюджетыннан китәчәк!) Ә хокук саклаучылар иңсәләрен генә сикертә: «үтергәч шалтыратырсыз» дигән төртмәле сүз әйтергә дә күп сорап тормыйлар. Өй тираны аркасында күпме хатын-кызның бөтен гомере җәһәннәмгә әйләнә. Без бер генә тапкыр яшибез! Ә күпме сабыйлар әхлакый яктан гарип булып үсә, тиран әтиләр аркасында язмышлары сына...

    Өйдәге җәбер-золым турындагы канунны кабул итүгә теләктәшлек белдереп, блогерлар флешмоб җибәрде. Социаль челтәрләргә грим ярдәмендә яралы кан эзләре, күгәрекләр ясалган, тәнендә #ЯНеХотелаУмирать хештеге язылган фотолар астында үзәк өзгеч тормыш вакыйгалары язылган. Шуларның берничәсе:

    «Минем иптәш кызым бик бәхетле яши иде кебек. Ире хөрмәтле профессор, уллары бар, шәһәр үзәгендә фатирлары. Үзе дә бик чибәр, көр күңелле. Әни әле Катяны безгә үрнәк итеп китерә иде – менә кая омтылырга кирәк! Берзаман Катя егылып кулын сындырды. Сөяге чәрдәкләнгән иде. Гипс һәм спицалар белән йөрде. Соңыннан бер колагына саңгырау кала язды. «Баскычтан егылып, колагымны бәрдем», – диде ул. Дөреслекне мин берничә елдан соң гына белдем. Кулын ире сугып сындырган, колагына да өлеш чыгарган. Хөрмәтле профессор, сүзгә килгәннән соң, башта хатынының башына суга, соңыннан әкренләп кенә кулын каера башлый. Катя аңын җуйгач кына җәберләүдән туктый...»

    «Миңа 12 яшь, куркудан үләр чиккә җитеп, кроватьта ятам. Әти эчкән. Кулына балта тотып әнине көтә. Миңа бүлмәдән чыкмаска кушылган. Ул минутлардагы коточкыч куркуымны әле дә хәтерлим. Әни кычкыра. Бу юлы залдагы люстра корбан. Балтаны күтәргәндә ялгыш аңа тиеп, ул чәлпәрәмә килә. Ул төнне әни бер кат йокы күлмәгеннән ишек артында коридорда утырып чыкты. Аңа шулай кушылган иде. Һәм ул берсүзсез буйсынды.

    Миңа 14 яшь – әни сәламәтлеген ныгыту өчен санаторийга китте. Әти көнләште һәм бертуктаусыз эчте. Ул читлеккә ябылган ерткычка охшаган иде. Күзенә күренмәскә тырышып йөрдем. Артык сулыш алырга да курыктым. Һәр көнне өйгә эчеп кайтты. Ашарга сорады. Булдыра алганча әзерләдем: йомырка кыздырдым, бәрәңге пешердем. Ә ул пешерә белмисең дип мине мыскыл итә иде. Мин хәзергә кадәр пешерергә яратмыйм...»

    «Әбиләрнең күршесендә ике балалы гаилә яшәде. Башта бик тыныч, матур яшәделәр. Көннәрдән бер көнне гаилә башлыгы эшен югалтты. Күрәсең, күңеленә яраклы хезмәт урыны таба алмады, тегендә-монда гына эшләп йөрде. Акча җитмәгәч, хатыны төнлә, балалары йоклаганда, подъезд идәннәре юды. Ир эчә башлады. Яшел елан авызына кергәч, еш кына Аленага кул күтәрде. Айныгач, тезләнеп гафу үтенә иде. Алена түзде. 10 ел яшәгән матур тормышын искә алып, үзгәрер дип көтте. Ире төзәлмәде. Киресенчә бик каты кыйный башлады. Полиция. 15 тәүлеккә ябылу. Штрафлар. Аленаның балалар белән чыгып китәр урыны юк иде. Еш чакырылган полиция дә, әлеге гаилә проблемаларыннан алҗыды, ахры. Килми башладылар. Алена ишек йозакларын алыштырып, аерылырга гариза бирде. Чираттагы тапкыр 15 тәүлекне утырып кайткан ире моны күреп, участок полициясен алып килде. Канун буенча өйгә керергә хокуклы иде. Ул төндә Аленаның гомере өзелде. Балалары күз алдында ире үтерә. Канун милеккә хокукны яклады, ләкин тормышка хокукны яклый алмады, чөнки андый канун юк. Бәлки, ул булган булса, балалар ятим калмас иде. Алена сугылган эзләрен полициягә ничә тапкыр барып күрсәтте, гаризалар язды... ул ярдәм сорап кычкырды, тик безнең дәүләт аны ишетмәде...»

    Монысы мин белгән язмыш. Өч малай алар гаиләдә. Әтиләре бик каты эчә иде. Исерек әтиләренең әниләренә кул күтәргәнен күреп үстеләр. Үсә төшкәч, яклап, арага керделәр. Әти кеше үрнәк булмаса да, ана тәрбиясе – бик акыллы булып үстеләр алар. Финарис институт тәмамлап, район үзәгендәге оешмага эшкә урнашты. Аның өчен әнием куанды. «Бигрәк акыллы, итагатьле бала, бәхете генә булсын», – дия иде әни аны күреп кайткан саен. Әнә шулай матур тормыш башлап җибәргәндә генә исерек әти аркасында бөтен гомере чәлпәрә килде Финарисның. Чираттагы тапкыр эчеп кайткан әтисеннән әнисен яклаганда әллә балачактан килгән үпкә тишелеп, бөтен ачуын ала – әтисе үлә. Мәңге исерек ирнең туганнары «әтисен сугып үтерде», дип, кат-кат суд эше ачтырып, Финарисны төрмәгә тыкты. Егет срогын тутырып чыкты да, шәһәргә кара эшче булып эшләргә китте. Белә чөнки: элекке эш урынына юллар ябылган инде. Язмыш та сынды, ә күз карашлары һаман да шундый ук акыллы...

     

    Өйдә җәбер-золым булган гаиләләрдә, гадәттә, тормыш бәхетле тәмамланмый. Төннәрен әнисенең елавыннан, сугу-кычкыру тавышыннан куркып уянган балалар, мыскылланып яшәүдән иртә картайган әниләр, кан эчкеч этиләр яшәгән гаиләләр авыру була. Һәм әлеге авыру, үсеп чыгып киткәч тә, балалар артыннанн кара сакал булып ияреп йөри. Аны тормышын төбе-тамырыннан үзгәртергә тәвәккәлләгән хатын-кызлар гына дәвалый ала. Ә моның өчен дәүләт ярдәме – махсус канун кирәк.

     

    Росстат мәгълүматларына караганда, Россиядә 16 млн. кеше – өйдәге җәбер-золым корбаны.

    Егор Сковорода медиатикшерү төркеме ачыклавынча, үтерүдә гаепләнеп төрмәдә утырган хатын-кызларның 80% кыйналган вакытта үз-үзен яклаган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.  

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: