Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миллион сумлык грант акчасы өч җирлектә дә территорияне төзекләндерүгә тотылачак

Татарстанда 104 авыл җирлеге республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән конкурста катнашып, 1әр миллион сумлык грант отуга иреште. Алар арасында безнең районның Бәтке, Мәләкәс һәм Кнәз авыл җирлекләре дә бар.

Республиканың резерв фондыннан бүленгән акчалар өч авыл җирлегендә дә авылларны төзекләндерү, матурлау, халыкка яшәү өчен уңай мохит тудыру максатына тотылачак. Бәтке авыл җирлеге грант акчасына парк зонасы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл тирәсен, шулай ук Гагарин урамы буйлап аллеяны койма белән әйләндерергә уйлый. Кнәз авыл җирлеге дә "Татарстан" совхозы поселогының мәдәният йорты янында төзеләчәк ял паркына койма тотарга һәм Мәктәп урамындагы күпкатлы йортлар каршында яңа койма куярга планлаштыра. Мәләкәс авыл җирлегендә миллион сум акчага Иске Җирекледә мәдәният һәм ял паркы төзү эшен башларга ниятлиләр. Җирлек башлыгы Михаил Мифодеевның әйтүенчә, анда да акча булачак парк территориясен койма белән әйләндереп алуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант акчасы