Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында туган тел бәйрәме уңаеннан кичәләр үтте

Һәр милләт өчен иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - милли тел. Шуңа да ана телен белү һәм аны саклау - уртак бурычыбыз.

Туган тел бәйрәме уңаеннан, районыбыз китапханәләрендә татар һәм рус телләрендә очрашулар, әңгәмәләр - «Мой родной язык» (Останково), «Телең нык булсын икән» (Мус. Завод), «Мин яратам туган телемне» (Иске Җирекле), «Ана теле һәркемгә кадерле» (Сәет), әдәбият дәресе - «Родной язык - родник бесценный» (Комсомолец поселогы), «Үз илемдә, үз телемдә» (Ташкичү) исемендәге әдәби кичәләр үтте. Аларның максаты - китапка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, ике телне дә тигез дәрәҗәдә камил белү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Татар теле - безнең ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Сүзләренең кыска, җыйнак, формаларга бай, ә кагыйдәләренең аз булуына карап, телдән аны тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген дә тоеп була. Шуның өчен «тел күрке - сүз» дигән кебек, «милләт күрке - тел» дияргә мөмкин. Тел - милләтнең бөтен яшәү дәверендә тапкан зиһен байлыгы. Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшыру - һәрбер ата-ана һәм әби-бабайның иң изге бурычы. Районыбыз авылларында узган туган тел кичәләрендә сүз әнә шулар хакында барды.

Иң элек без үз телебезне үзәккә куярга, башка телләрне исә шул җирлектә өйрәнергә тиешбез. Һәрхәлдә, халкыбыз, башкалар кебек үк, үз телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына бездә милли горурлык булыр һәм башка милләт кешеләре дә безне хөрмәт итәр. Үз телен белмәүче кешедә нинди горурлык хисе булсын да, аңа карата башкаларда нинди хөрмәт тусын! Шундый сүзләр дә яңгырады кичәләрдә.

Күп телләр белүче язучы Чыңгыз Айтматов үзенең «Литературная газета»да чыккан мәкаләсендә «Кыргыз, казах, үзбәк, татар телләре үзләренең әдәби мөмкинлекләре буенча дөньядагы иң алга киткән телләрдән бер дә калышмый», - дигән икән, димәк, телебезгә без аеруча сак һәм горурлык белән карарга, аны күз карасыдай сакларга тиешбез, дип язган район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең баш библиографы Гүзәл Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел көне милләт