Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм 1437 ел башлану уңаеннан мөселманнарга котлавын җиткерде.
- 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез. Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла....
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм 1437 ел башлану уңаеннан мөселманнарга котлавын җиткерде.
- 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез. Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла.
Мөхәррәм - изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә, дип яза "intertat.ru" агентлыгы.
Аллаһы Тәгалә Яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде! - диелә Камил хәзрәтнең котлавында.
фото www.islam.ru сайтыннан
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев