Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс авылы «Питрау» коллективының балалар төркеменә 100 000 сумлык сертификат тапшырдылар

Узган ялларда Мамадыш районының Җөри авылында инде уналтынчы ел рәттән үткәрелгән «Питрау - 2015» бәйрәме узды. Урман буендагы Тырлау аланында оештырылган әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Кунакларны республиканың төрле шәһәрләреннән, районнарыннан җыелган керәшен...

Быел районыбыздан «Питрау - 2015» бәйрәмендә Мәләкәс авылы «Питрау» фольклор ансамбленең балалар төркеме һәм «Татарстан» совхозы поселогының керәшен җырларын башкаручылар - Тамара Багаева белән Валентина Сәгыйдуллина дуэты чыгыш ясады.

Бәйрәм уен-көлке, җыр-биюләргә бай булды. Монда керәшен халкының тарихын чагылдырган музей да, Питрауның иң мөһим бизәге - тәкыя үрү, мичтә коймак пешерү, утын кисеп, шул агачтан матур сыннар ясау һәм башка һөнәрләр тәкъдим ителгән иде. «Питрау» бәйрәме һәр елдагыча махсус берничә җирдә куелган сәхнәләрдә артистлар, үзешчән сәнгать осталарының чыгышы белән истә калды. «Керәшен чибәре - 2015» бәйгесенең җиңүчесе итеп Чиләбе кызы Юлия Савельева танылды. Аңа көмеш таҗ һәм 50 000 күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Бәйрәмнең ачылу тантанасы төп мәйданда узды. Җыелган халыкны матур бәйрәм белән Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул күптөрле милләтләрнең мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре республикабызның зур горурлыгы булуын тагын бер кат искәртте. Аннан соң Фәрит Хәйруллович иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Алар арасында районыбызның горурлыгы - «Питрау» фольклор ансамбленең балалар төркеменә 100 000 сумлык акчалата сертификат тапшырды. Алга таба әлеге акчага коллективка яңа сәхнә костюмнары тектерү планлаштырыла.

Реклама

Төп мәйданда шулай ук көрәш, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерүләр һәм башка уен-ярышлар барды. Әйтергә кирәк, көрәштә җиңүчеләргә өч «Лада Калина» машинасы әзерләп куелган иде. Бу көнне яңа машиналарына Ильяс Галимов (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Раил Нургалиев (Теләче) ия булдылар.

Җөри авылында үткән «Питрау - 2015» бәйрәменә татар эстрадасының бик күп танылган артисты килгән иде, алар рәтендә Георгий Ибушев, Вадим Захаров, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Виталий Агапов, Данир Сабиров, Мөнир Рахмаев, Фирдус Тямаев, Оксана Дмитриева, Марсель Вәгыйзов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Эльмира Сөләйманова, Ринат Рахматуллиннар бар иде. Бәйрәмгә махсус кунак - Мәскәү йолдызы Пелагея да килгән иде. Чара искиткеч матур салют белән тәмамланды.

P.S. «Питрау» бәйрәмен узган гасырның 80нче елларында үткәрә башлыйлар. Иң беренче ул Албай авылында оештырыла. Елдан-ел аның мәйданы киңәя. Шуңа күрә 1999 елдан «Питрау»ны Җөри авылына күчерәләр.
Элек-электән «Питрау»да яшьләр үзләренә гомерлек парлар сайлаганнар. Әлеге бәйрәмдә кәләш күзләгәннәр, ә Покрауда туйлар үткәргәннәр. Мондый гаиләләр иң ныклы, ышанычлы саналган.
Ялгыз кунакларны «Питрау»да «Димче Гөрпи» почмагы берләштергән. Димче һәрберсенең холкына туры килгән пар сайларга тырышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният фольклор коллективы Питрау

2
X