Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә ярдәм итәләр

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия акциясендә республиканың 135тән артык предприятие һәм оешмасы катнашкан, мәгариф оешмаларын ремонтлауга алардан 36 млн сумга якын акча җыелган. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта хәбәр ителде. Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең район иганәчеләре...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия акциясендә республиканың 135тән артык предприятие һәм оешмасы катнашкан, мәгариф оешмаларын ремонтлауга алардан 36 млн сумга якын акча җыелган. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта хәбәр ителде.

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең район иганәчеләре бу максатка барысы 1 млн 328 мең сум акча биргәннәр. Иң күләмле ярдәм - 500 мең сум - "СМУ-26" оешмасыннан (директоры Һади Бакиев) һәм "Агрокөч төркеме" җәмгыятеннән (483 мең сум, генераль директоры Илдар Гыймадиев. Аннары бу исемлекне "Күзкәй", "Татэлектромаш", "Иншаат" җәмгыятьләре дәвам итә.

Шундый иганәчеләрнең берсе - Калмия мәктәбенә ярдәм итеп килүче Шәфыйковлар гаиләсе турында газетабызның 2нче битеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция