Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары да җиңел юл белән «акча эшли» башлаган

16 марттан 31енә кадәр районда ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Сак бул, мошенник!» дигән профилактик чара үтте. Бу көннәрдә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре райондашларны социаль алданулардан кисәтү максатыннан аңлату эшләре алып бардылар, шул темага буклетлар, листовкалар тараттылар. Ә матбугат чаралары аша кисәтүләр һәрдаим дәвам итә. Соңгы вакытта аларның...

Республикада атна саен дистәләгән кеше алдакчылар кармагына эләгә
Ләкин тынычланырга урын юк, республикада атна саен дистәләгән кеше мошенниклар кармагына эләгә, дип белдерәләр хокук саклаучылар. Мондый җинаятьләрне ачу кыен булса да, нәтиҗәләр юк түгел. Мәсәлән, узган ел телефон аша 37 кешене алдаган, Самара өлкәсендәге колониядә утыручының эзенә төшкәннәр. Корбаннарына шалтыратканда мошенник үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган, аларның туганнарын җинаять җаваплылыгыннан коткарам дип ышандырган. Хәзер әлеге гражданинның иректән мәхрүм ителү срогына тагын дүрт ел өстәлгән.
Түбән Камада яшәүче 20 яшьлек кыз исә акча эшләү өчен «ВКонтакте» социаль челтәреннән файдаланган. Ул үзенең битендә очсыз бәядән норка туннар сатам дип, аларның каталогын урнаштырган. Потенциаль клиентлар белән ул урамда очрашкан. Мошенник кыз алардан тунның тулы бәясен алган да, товарны берничә көннән китерәм дип вәгъдә иткән. Ә акча алганга расписка язган. Кайбер клиентларның сатучының паспортын фотога төшерергә башларына килгән. Соңрак бу фотолар алдакчының эзенә төшәргә ярдәм иткән.
Сатып алучыларга товарны китереп бирер көн җиткәндә, кыз үзенең социаль битенә туннар төялгән машинаның юл һәлакәтенә эләгүе, шул сәбәпле товарны китерү көненең күчерелүе турында хәбәр куйган. Шуннан соң көтеп арыган бер сатып алучы полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хокук саклаучыларга кыз алдавын инкарь итмәгән, бу юл белән 500 мең сумлап акча «эшләве» турында әйткән. Аны туйга һәм автомобиль сатып алырга дип алган кредитны каплауга тотуын белдергән.
Акча эшләүнең җиңел юлын хәзер мәктәп укучылары да үзләштерә башлаган. Мәсәлән, күптән түгел Яр Чаллыда булган очрак шул турыда сөйли. Ике кыз башта өченче кызның ышанычын яулыйлар: аның белән яхшы итеп аралашалар, фатирларына кунакка киләләр, хәтта кунакчыл гаиләдә кунарга да калалар. Хуҗалар сизмәгәндә бер комплект ачкычны урлыйлар һәм алар өйдә юк чакта берничә тапкыр кереп, барысы 400 мең сумлык әйберләрен алып чыгалар.
Әлмәттә яшәүче 88 яшьлек бабайны шәһәрнең «коммуналь хезмәткәрләре» алдый. Алар бушка счетчик алыштырабыз дип кереп, сораша-сораша бабайның акчасы барлыгын беләләр, шулай итеп пенсионерның 165 мең сумын алып чыгып китәләр. Алданучы полициягә дә соңлап, бер тәүлектән генә хәбәр итә.
Бу очракларны район буенча Эчке эшләр бүлеге юкка гына мисалга китерми. Ул аларның һәрберсеннән гыйбрәт алырга чакыра.
Соңгы арада мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Эчкән өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан алынган машина йөртү таныклыгын кайтарабыз дип тәкъдим итә башлаганнар алдакчылар. «Мәсьәләне хәл итү» өчен 30 мең сум акча сорыйлар икән.
Алдауның тагын бер ысулы - сезнең мобиль телефонга шалтырату килә. Бу - компаниянең инженеры, мобиль элемтәне тикшерәбез, ди трубканың теге башындагы тавыш. Һәм сезгә үзе әйткән цифрларга басып барырга куша. Мондый очракта тиз арада трубканы куярга кирәк. Киресенчә булганда, мошенниклар сезнең сим-картага керәчәк һәм яңадан сезнең исәптән шалтыратачак.
Алданмас өчен нишләргә
Эчке эшләр бүлеге тарафыннан халыкка таратыла торган буклетларда алдауның киң таралган төрләре искәртелгән, аларга эләкмәс өчен киңәшләр бирелгән. Анда түбәндәге кисәтүләр бар:
• Туганыгыз авариягә эләкте, коткару өчен зур сумма кирәк, приз оттыгыз, аны алу өчен счетка акча күчерегез, дигән шалтыратуларга ышанмагыз.
• Очсызга могҗизалы медицина аппаратлары «сатып алмагыз».
• Штрафлар түләүгә квитанцияләрне һәм коммуналь түләү кәгазьләрен игътибар белән тикшерегез.
• Социаль хезмәтләрдән, полициядән, поликлиникадан дисәләр дә, ул хезмәтләргә шалтыратып ачыкламыйча, чит кешеләргә ишек ачмагыз.
• Бозым һәм күз тиюне чыгарам, киләчәкне юрыйм дигән сүзләргә ышанып, акчагызны чыгарып салмагаз.
• Банк картасына болкировка куелган дигән хәбәр килсә, үз банкыгызның кайнар линиясенә шалтыратып белешегез. Телефон номеры картаның артында язылган.
• Шикле очракларда 02 телефоны аша полициягә шалтыратыгыз. Шулай ук 112 бердәм коткару телефоны барлыгын онытмагыз. Аңа телефоныгызда акчагыз булмаса да, сим-картага блокировка куелса да һәм телефонда сим-карта бөтенләй булмаса да шалтыратып була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X