Май аенда тугыз көн ял
Май аенда 9 көн ял итәчәкбез. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне ял көннәре исәпләнә. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2013 елда 5 гыйнвар (шимбә) ялы 2 майга (пәнҗешәмбегә), 6 гыйнвар (якшәмбе) ялы 3 майга (җомгага) күчерелә. Шулай итеп,...
Май аенда 9 көн ял итәчәкбез. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне ял көннәре исәпләнә.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2013 елда 5 гыйнвар (шимбә) ялы 2 майга (пәнҗешәмбегә), 6 гыйнвар (якшәмбе) ялы 3 майга (җомгага) күчерелә. Шулай итеп, быел атнаның биш көнен эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5 майда, шулай ук 9, 10, 11, 12 майда ял итәчәкләр. 6, 7, 8 май эш көннәре булачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Газетаның киләсе саны исә 3 майда чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев