Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинаны теркәү дә хәзер кыйммәткә төшә

2015 елның 1 январеннан РФ Салым Кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә дәүләт пошлиналары күләме дә үзгәрде. Бу ЮХИДИ тармагына да кагыла. Мәсәлән, дәүләт теркәү номеры алыр өчен узган ел 1500 сум түләргә кирәк булса, быел ул 2000 сумга җитте. Автомобильне теркәү турындагы таныклык алу өчен быелдан 500 сум (узган ел...

2015 елның 1 январеннан РФ Салым Кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә дәүләт пошлиналары күләме дә үзгәрде. Бу ЮХИДИ тармагына да кагыла. Мәсәлән, дәүләт теркәү номеры алыр өчен узган ел 1500 сум түләргә кирәк булса, быел ул 2000 сумга җитте. Автомобильне теркәү турындагы таныклык алу өчен быелдан 500 сум (узган ел 300 сум иде), транспорт чарасының паспортына үзгәрешләр кертү өчен 350 сум (200 сум иде) түлисе. Транспорт чарасының паспортын алу хәзер 800 сум тора. Шулай итеп, бүген автомобильне теркәп, паспортын да алу өчен 3300 сум пошлина түләргә кирәк булачак.

Машина йөртү таныклыгы алганда түләнә торган дәүләт пошлинасы суммасы да артты. Пластиктан ясалган права алу өчен хәзер элеккеге 800 сум урынына 2000 сум түләргә кирәк. Халыкара форматтагы машина йөртү таныклыгын алу элеккеге 1000 сум урынына хәзер 1600 сумга төшә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X