Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов авыл укытучыларының дәрәҗәсен күтәрә торган проект тәкъдим итте

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары “Авыл укытучысы” дигән федераль проект авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип саный.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авылда укыткан укытучыларның дәрәҗәсен күтәрә торган проект тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстан укытучылары белән Дәүләт Советында үткән очрашуда сөйләде.

“Россия Президенты игълан иткәнчә, илдә “Авыл табибы” дигән тәҗрибә бар. Шул кысаларда “Авыл укытучысы” дигән федераль проект яңадан 2020 елдан гамәлгә куелып эшли башласа, авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип уйлыйм. Шулай булыр дип өметләник тә”, - дип белдерде ул.

Марат Әхмәтов карашынча, авылдагы процесслар укытучыга алдагы чорда әле тиз генә җиңеллек китермиячәк. Аның сәбәбен ул “яшьләрнең күбесе шәһәргә омтыла” дип аңлатты.

“Дөрес, алар белән авыл әлегә ярыша алмый. Шуңа карамастан, өметсезлеккә бирелә күрмәгез, әле авылның дәрәҗәле киләчәге алда. Мәгарифнең үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Бик күп проектлар турында да үзегез хәбәрдар. Киләчәктә дә иҗади эзләнеп, илгә игелекле хезмәт итеп, язмышыгызга тугрылыклы булып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов укытучыларга.

Марат Әхмәтов үзенә укытучы һөнәре якын булуын әйтте. “Чөнки әти-әнием - укытучылар. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең никадәр авыр икәнен күреп, белеп үстем. Әни белән дүртәр-бишәр пачка дәфтәр кайта иде, аларның күбесен мин дә тикшердем. Без үскән вакытта авылда укытучының абруе зур иде. Ул чор укытучыларының рухи чынбарлыгын чагылдырган әсәр – Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре”, - ди ул.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев