Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малың исән икән, кәеф яхшы

Ветеринария хезмәткәре авылда элек-электән абруйлы һөнәр саналды. Аларны гади генә итеп, олылап «мал табибы» дип йөртәләр. Табибларның уяулыгы белән мал ияләренең күңеле тыныч, чөнки ветеринария хезмәтендә үз эшенең чын осталары - югары һәм махсус урта белемле һөнәр ияләре эшли. Ветеринарларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районның дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы, Татарстан...

- Әнсәр Әхәтович, ветеринарлар элек үз бәйрәмнәрен җәй уртасында, июль аенда үткәрәләр иде. Хәзер август азагына күчергәннәр. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

- Элек Россия күләмендә ветеринарлар көне юк иде. Бары безнең республикада бу һөнәр ияләренә ихтирам күрсәтеп, бәйрәм көне уза иде. Россия хөкүмәте боерыгы нигезендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Ветеринария хезмәткәрләре көнен бөтен Россия буенча 31 августта үткәрүне билгеләде. Менә Татарстанда ул беренче тапкыр Россия күләмендәге бәйрәмебез итеп үткәрелә.

- Бәйрәмгә нинди уңышлар белән килдегез?

- Иң мәртәбәле уңышыбыз шул: һәр эре хуҗалыкның, шулай ук фермер, гаилә һәм шәхси хуҗалыкларның эре һәм вак маллары исәнлеге, җитештерелә торган ит һәм сөт ризыкларының яхшы сыйфатлы булуы, минемчә, иң зур уңышыбыз инде ул.

- Ветеринарлар арасында соңгы вакытта «Тулы колачлау» дигән төшенчә барлыкка килде. Бу нәрсәне аңлата?

- Гади генә әйткәндә, бер гаилә фермасының яки бер хуҗалыкның күпме мал-туары, эте-мәчесе, кош-корты бар. Аларның берсе дә ветеринария хезмәтеннән читтә кала алмый. Һәркайсы ветеринарлар күзәтүенә алына, эт-мәчесенә хәтта паспорт тутырыла.

- Нинди төр авырулар ешрак очрый? Аларны булдырмау өчен нинди чаралар күрелә?

- Соңгы вакытта үтә хәвефле, йогышлы авырулар юк диярлек. Бу исә профилактик чараларны үз вакытында үткәрү нәтиҗәсе дип саныйм. Кайчагында котырган хайваннар очрый. Ашыгыч рәвештә профилактик эшләр башкару нәтиҗәле була.

Реклама

- Әнсәр Әхәтович, авыл халкына ветеринария хезмәте күрсәтүдә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар? Шулар турында таныштырсагыз иде.

- Соңгы елларда эре авылларда ветеринария пунктлары төзү киң җәелде. Сезгә мәгълүм булганча, Иске Абдулда, Теләнче Тамакта, Күзкәйдә, «Татарстан» совхозы бистәсендә өр-яңа ветеринария пунктлары ачылды. Башта бу эшне үз көчебез белән Иске Абдул һәм «Татарстан» совхозы бистәсендә башлаган идек. Яңалыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның хуплавына ирештек. Безнең башлангыч нигездә республикада 150 ветеринария пункты төзү программасы кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла. Шушы программа нигезендә 2016 елда Түбән Суыксу авылында бишенче участок ветеринария пункты төзелә башлый. Шулай итеп, районыбыз авыллары тулысы белән ветеринария зонасына керә. Гадәттә бер пункт 13-16 авылга хезмәт күрсәтә. Белгечләребез махсус автотранспорт белән тәэмин ителгән. Теләсә кайсы авылга теләсә кайсы вакытта барып ветеринария хезмәте күрсәтә алалар.

- Бүген сезнең тармакта нинди төзелешләр алып барыла?

- Республика бюджетыннан ел саен үләт базларын төзекләндерү өчен 2 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Шуның хисабына быел да 7 урында базларны төзекләндереп куячакбыз. Моннан тыш, берләшмә лабораториясенең иске түбәсен сүтеп, яңага алыштырдык. Киләсе елга аның эчке өлешен төзекләндерүне күздә тотабыз. Моның өчен республика программасына кердек, 1 миллион сум акча бүлеп бирделәр.

- Һөнәри осталыгыгыз ягыннан коллектив республикада әйдәп баручылардан санала.

- Әйе, коллективта үз эшен яратып башкаручы белгеч-осталарыбыз күп безнең. Шундыйлардан халык арасында зур абруй казанган, тәҗрибәле белгеч вирусолог Румия Мусинаны атар идем. Аның тырышлыгы, үз вакытында күргән чаралары нәтиҗәсендә Кама аръягы төбәгендә терлекләр арасында, әйтик, котыру чире кебек йогышлы авыруларның булганы юк. Токсиколог Раушания Тимашова, гематолог Фәридә Хөснетдинова, ветеринария лабораториясе мөдире Миннегаббас Шәехов, ветсанэксперт Лилия Борһановаларның һөнәри осталыкларын, яңалыкка омтылуларын, авыруларны дәвалауда нәтиҗәле чаралар куллануларын билгеләп үтәр идем.

Ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлап, һәркайсына сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне

2
X